Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә тагын бер профильле энергокласс ачтылар
Мәгариф

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә тагын бер профильле энергокласс ачтылар

Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, катнашты

Сетевая компания җәмгыяте вәкилләре белән бергә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә тагын бер профильле энергокласс ачтылар. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, катнашты.

Лилия Шәймиева фотосы.
Лилия Шәймиева фотосы. 

Энергокласс аерым фән түгел, ә мәктәптә профильле укытуның аерым форматы. Аның төп бурычы укучыларга энергетика темасына тирәнрәк кереп китәргә, инженерлык белгечлекләре белән кызыксынуны үстерергә һәм аңлы рәвештә булачак һөнәрне сайларга ярдәм итү. Укучыларга сыйфатлы белем бирү һәм аларны заманча һөнәрләргә кызыксындыру, дөрес һөнәр сайлау мөмкинлеге бирү мәктәп алып барган эшчәнлекнең өстенлекле бурычы булып тора. Сетевая компания җәмгыяте җитәкчелегенә һәм Казан дәүләт энергетика университеты коллективына нәтиҗәле хезмәттәшлегебез өчен рәхмәтемне белдерәм! диде мәктәп директоры Гөлшат Галиева.

Казан дәүләт энергетика университеты белән имзаланган килешү нәтиҗәсендә, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, егетләргә 2 нче разрядлы электромонтер, ә кызларга химик су анализы лаборанты квалификациясе биреләчәк.

Бүгенге көндә мәктәптәге энергосыйныфта 11 сыйныфта 10 укучы укый. Яңа ачылган 9 нчы энергосыйныфта исә 24 бала белем алачак

Лилия Шәймиева репортажы.

 


Нет комментариев