Мәгариф

Грантлар фәннәргә юл ача

Татарстанда төгәл фәннәрне һәм табигать фәннәрен үстерүгә юнәлтелгән республика проектлары берничә ел инде уңышлы гамәлгә ашырыла

Аларның төп максаты – белем бирү сыйфатын арттыру, укучыларның физика, математика, химия, биология һәм информатика өлкәләрендәге сәләтләрен үстерү, югары уку йортларына әзерлекле абитуриентлар җәлеп итү.

“Физика-математика алгарышы”, “Физика-химия алгарышы” кебек республика проектлары – шул юнәлештәге мөһим башлангычларның берсе. Аларның инициаторы – ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Әлеге проектлар “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты һәм “Профессионалитет” федераль проекты максатларына туры килә.

“Физика-математика алгарышы” проекты 2024 елда старт алды. Аның төп бурычы – физика һәм математика буенча белем бирү сыйфатын күтәрү, укучыларда төгәл фәннәргә кызыксыну уяту һәм техник югары уку йортларына керергә әзерләнүче яшьләр өчен уңай шартлар булдыру. Проект укытучыларга да үзләрен күрсәтү, яңа педагогик алымнарны сынап карау һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеген бирә. Быел гына да физика, математика һәм информатика укытучыларын акчалата бүләкләү бәйгесендә районыбыздан сигез педагог зур грантларга ия булды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 9 октябрь саныннан укыгыз.

 


Нет комментариев