Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ел укытучысы» бәйгесенең регион этабы

Казан шәһәрендә уздырылучы «Ел укытучысы» бәйгесендә Мөслим районыннан да мөгәллимәләр катнаша

20 нче марттан Казан шәһәренең "Адымнар" полилингваль комплексында "Ел укытучысы" бәйгесенең регион этабы старт алды. Бүгенге көндә зона этабы җиңүчеләре - Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Алсу Гәрәева һәм Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Гарифуллина - республикабызның 45 мөгаллиме арасында көч сынаша. Ике көн дәвамында укытучылар дәрес һәм сыйныф сәгатьләре күрсәтә. 21 март көнне, икенче турга узачак укытучылар исемлеге билгеле булды.

Фотолар - Мөслим мәгариф идарәсе архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев