Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

БДИ: ике фәннән 200 балл

Мөслим гимназиясе укучылары имтиханнарда зур уңышка иреште

Быелгы имтихан кампаниясе рекордларга бай булды. Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының 25 еллык тарихында беренче тапкыр бер укучы биш фән буенча мөмкин булган 500 баллны җыйды. Максималь нәтиҗәләр саны буенча Татарстан илнең алдынгы төбәкләре өчлегенә керде. Бу фактлар илдә талантлы яшьләрнең һәм сыйфатлы белем бирү системасының мөмкинлекләрен тагын бер кат раслады.

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре Мөслим районы өчен дә куанычлы. Район мәгарифенең югары дәрәҗәсен раслаган нәтиҗәләр арасында иң зур шатлык китергән вакыйгаларның берсе Мөслим гимназиясендә белем алган ике чыгарылыш сыйныфы укучысының өч фән буенча 100 балл җыюы булды: Ранис Гайсин – химиядән, Әмир Дәүләтшин физика һәм профильле математикадан имтиханнарда иң югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бу – еллар дәвамында башкарылган тырыш хезмәтнең, ныклы белемнең һәм максатчан әзерлекнең ачык дәлиле.

Гимназиялеләр – районыбыз өчен горурлык булса, республикада имтиханнарын 100 баллык итеп тапшырган 459 эшнең берсен эшләүче һәм ике имтиханын 200 баллга биргән 33 укучының берсе дә әле алар. Егетләр белемгә омтылышлары, тырышлыклары белән яшьтәшләренә дә матур үрнәк күрсәттеләр. Мондый югары нәтиҗәләргә ирешү өчен алар соңгы елда гына түгел, мәктәптә укыган чорда эзлекле рәвештә белем туплый, олимпиадаларда, фәнни бәйгеләрдә катнаша, үз өсләрендә даими эшли.

Әмир Дәүләтшин – нәкъ шундый, кечкенәдән математикага гашыйк егет. 2025 елда “Физика-математика алгарышы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасындагы гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучыларын акчалата бүләкләү конкурсында җиңүче булды. 9-11 сыйныфларда укыганда математикадан республикакүләм “Олимпка юл” бәйгесенең йомгаклау этабы призеры. Мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, алтын медальгә лаек булды ул.

Әмир Дәүләтшин – 38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, аңа 5 сыйныфтан башлап математика нигезләрен үзләштерергә ярдәм иткән Рәмилә Госсамованың 100 баллы беренче укучысы.

– Әмир – һәрвакыт төгәл, кушкан эшне җиренә җиткереп башкара торган укучым. Елдан-ел тырышлыгын арттырып, фән олимпиадаларында катнашып, нәтиҗәле урыннар алды. Аның эзләнүен, төрле алымнарны кулланырга тырышуын, бер генә биремне дә эшләми калдырмавын күреп, горурланып күзәтеп йөрдем. Мондый укучыга тагын да тирәнрәк белем бирү – үзе бер сөенеч. 100 балл ул – гади сан гына түгел. Имтиханның югары нәтиҗәсе нигезендә баланың искиткеч тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы ята, – ди ул сәләтле укучысы турында.

Остазлар һәр укучының мөмкинлеген күреп, аларны үстерү өчен бөтен көчен куя. Фәнне тирәнтен өйрәтү, һәр дәресне нәтиҗәле итеп үткәрү, имтиханнарга системалы әзерлек оештыру – барысы да югары нәтиҗәләргә ирешүдә мөһим роль уйный. Укытучының профессиональлеге, тәҗрибәсе һәм укучыга булган ышанычы еш кына уңыш ачкычы булып тора.

Физика фәненнән 100 баллык имтихан нәтиҗәсе дә – район мәгарифе тарихында тәүге күренеш. Әмирнең укытучысы Ринат Әгъләмов – яшь белгеч саналса да, физикадан халыкара фән бәйгеләренә призер әзерләгән, “Физика-математика алгарышы” һ.б. мәгариф проектларында җиңү яулаучы, физикадан имтиханны югары баллга тапшыручы укучылар әзерләүче талантлы педагог.

– Әмирне 8 сыйныфтан башлап укыттым. Физиканы яхшы белә иде. 10-11 сыйныфларда фәнне тагын да тырышыбрак үзләштерә башлады. Чыгарылыш сыйныфында уку елының уртасында гына Әмирнең имтиханны 100 баллга тапшыруны максат итеп куйганын белдем. Моны сыйныфташлары да сер итеп саклаган булган, – дип елмая укучының уңышы өчен сөенүче остаз.

Укучың имтиханны югары баллга бирсен өчен, үзеңнең дә педагог буларак белем һәм тәҗрибә багажың зур булу кирәк бит әле. Бу сынауны да яшь педагог уңышлы узган. Укучыңны яхшы нәтиҗәләргә әзерләр өчен, бөтен нечкәлекләрен белеп, БДИ биремнәрен башта үзеңә җентекләп эшләп чыгарга кирәк, дип саный Р. Әгъләмов.

– Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруның сере – даими һәм системалы әзерлектә. Имтиханга төннәр буе әзерләнеп утырмадым, бу режимны бозган булыр иде. Мин имтихан биремнәрен аз-азлап, әмма һәр көнне һәм даими рәвештә эшләдем. Уку елы дәвамында бирелүче сынап карау имтиханнары да бик мөһим дип саныйм. Алар синең әзерлекнең кайсы этабында булуыңны аңларга, төзәтергә, белемеңне арттырырга кирәкле өлкәләрне күрергә ярдәм итә. Безгә белем бирүче укытучылар – имтиханнарны 100 баллык бирерлек белемгә һәм тәҗрибәгә ия мөгаллимнәр. Аларга рәхмәтем чиксез, – дип, үз фикерләре белән уртаклашты математикларча төгәл һәм кыска итеп сөйләшергә күнеккән Әмир Дәүләтшин.

Бу шатлыклы нәтиҗәләрдә әти-әниләрнең дә өлеше зур. Балаларына уңай шартлар тудыру, аларны рухи яктан хуплау, борчылган мизгелләрдә янәшә булу – боларның барысы да имтихан чорын уңышлы узарга ярдәм итә. Мәктәп, гаилә һәм укучының уртак хезмәте генә мондый югары нәтиҗәләргә китерә ала.

– Әмир кечкенәдән кызыксынучан бала булып үсте. Без, әти-әнисе, туганнары, бөтен гаиләбез белән аның тырышлыгын күреп, ничек тә булса ярдәм итәргә омтылдык. Син булдырасың, югарырак дәрәҗәләргә дә ирешә аласың, дип, үсендереп килдек. Медицина юлыннан китүен бик теләсәк тә, Әмир үзенә программалаштыру белән бәйле һөнәр сайлады. Аның белән бик горурланабыз! – ди Әмирнең әнисе Ләйсән Яхина.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, быелгы БДИ нәтиҗәләре республика мәктәпләрендә профильле укытуның, олимпиада хәрәкәтенең һәм сәләтле балалар белән системалы эшләүнең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Рус теле һәм профильле математика буенча уртача балларның үсүе, 100 балл җыйган укучылар санының сизелерлек артуы да шуны раслый. Татарстанның Россиядә иң күп 100 баллы нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр арасында булуы республика мәгариф системасының югары дәрәҗәсен дәлилли.

Мөслим районында соңгы елларда белем бирү сыйфатын күтәрүгә зур игътибар бирелә. Мәктәпләрнең матди-техник базасы яңартыла, заманча белем бирү технологияләре кертелә, талантлы балалар белән нәтиҗәле эш алып барыла. Быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә бу эшнең дөрес юнәлештә алып барылуын күрсәтә.

Өч имтихан буенча 100 балл – шәхси җиңү генә түгел, район мәгарифенең уртак казанышы да. Бу уңышлар киләсе чыгарылыш укучылары өчен дә көчле этәргеч булыр, яңадан-яңа үрләр яуларга илһам өстәр, дип ышанасы килә. Мондый сөенечле нәтиҗәләр район мәгарифе өлкәсендә яңадан-яңа уңышларның башы булсын.

Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев