Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйге җиңүчеләре

«Тату сыйныф серләре» бәйгесе муниципаль турының җиңүчеләре билгеле булды.

- Алда хәбәр иткәнебезчә республикакүләм "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль туры уздырылды. Бәйге "Визитка" һәм иҗади проект өлешеннән торды. Район этабында 17 мәктәп катнашты. Чыгышларны карап чыкканнан соң, жюри җиңүчеләрне игълан итте. 

I урында Мөслим гимназиясенең  6б класс укучыларының әти-әниләр комитеты (Класс җитәкчесе  Хәйруллина Ч.А.)

II урында Мөслим лицееның 7а класс укучыларының әти-әниләр комитеты (Класс җитәкчесе  Җәләева С.Н.)

III урында Күбәк урта мәктәбенең 6 класс укучыларының әти-әниләр комитеты (Класс җитәкчесе  Низамова Д.Н.)

 "Халык мәдәнияте һәм традицияләре» номинациясендә җиңүчеләр:

Г.Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

Мари Буләр төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тат.Буләр  урта гомуми белем бирү мәктәбе 

Сәламәтлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат- мәктәбе 

«Ата-ана.Балалар.Мәктәп» номинациясендә җиңүчеләр:

Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе 

Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе

Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

"Безнең күңелле дус сыйныф» визит карточкасын яхшы әзерләгән өчен Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе,

«Халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» иҗади проектын яхшы әзерләгән өчен Тат.Шуран мәктәбен билгеләп узыылды, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев