Ата-аналар җыелышы үтте
Мәгариф

Ата-аналар җыелышы үтте

Мөслим гимназиясендә медицина классында белем алучы балаларның әти-әниләре белән очраштылар.

6 нчы сентябрь көнне Мөслим гимназиясендә медицина классларының ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта КГМУ вәкилләре дә видео элемтә аша уку-укытуның үзенчәлекләре, мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерде. Җыелыш ахырында сорауларга жаваплар алып, ата-ана, укучы, университет арасында өч яклы килешүләр төзелде.

Искәртеп үтәбез, агымдагы уку елында гимназия Казан Дәүләт медицина университеты (КГМУ) белән бергәлектә 2023-2024 нче уку елында 9-11 сыйныфка медицина профиле буенча укучылар җыйды.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев