Лицейлылар конференциядә катнашты
Мәгариф

Лицейлылар конференциядә катнашты

Лицей укучылары Казан шәһәрендә «Минем гаиләм тарихы» конференциясендә катнаштылар.

 Казан шәһәренең Вахитов районындагы 39 номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында «Минем гаиләм тарихы» төбәкара гуманитар-агарту конференциясе узды. Мөслим лицееның 10 сыйныф укучысы  Исмәгыйль Әхмәдуллин  һәм 8 сыйныф укучысы Камил Ситдыйков әлеге конференциядә призлы урыннар яуладылар. Укучыларның фәнни җитәкчеләре - Эльвира Ситдыйкова.

Фото - мәгариф идарәсеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев