26 октябрь көнне Казан шәһәрендә «Стартка! Игътибар – Фән!» II Бөтенроссия форумы үтте
Әлеге форумда Мөслим гимназиясенең медицина сыйныфы укучылары да катнашты
Алар «Яшь Гиппократлар» турнирының сайлап алу этабын үтеп, әлеге бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар.
"Форум кысаларында укучылар фән фестивалендә дә актив эшләделәр. Анда Казан дәүләт медицина университеты студентлары төрле медицина юнәлешләре буенча остаханәләр үткәрделәр.
Бу эш балаларның сәләтләрен үстерү һәм һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында оештырылды", - дип хәбәр итә Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева.
Химия укытучысы Венера Семёнова һәм биология укытучысы Ләйсән Бариева команда әзерләгәннәре һәм укучыларга һөнәри юнәлештә ярдәм иткәннәре өчен Казан дәүләт медицина университеты ректорының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Фотолар - Ләйсән Бариеваның шәхси альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев