1 нче сыйныфка — ГТО белән!
Мәгариф

1 нче сыйныфка — ГТО белән!

Тулырак - видеоларда

Мөслим районының беренче сыйныф укучылары 1 нче сыйныфка ГТО белән республикакүләм онлайн-конкурсының муниципаль этабында актив катнаштылар. Конкурс барышында укучылар ГТО комплексы нормативларын үтәүләрен видеога төшереп, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм спортка булган кызыксынуларын күрсәттеләр.

Конкурста Мөслим лицееннан Сәет Сәетгалиев, Арслан Мадьяров, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән Данил Айгилдин, Михайловка урта мәктәбеннән Ривал Солтанов, Күбәк урта мәктәбеннән Эльза Гайрова һәм Мәликә Ханнанова уңышлы катнаштылар.

Иң сөендергәне барлык катнашучылар да конкурс җиңүчеләре дип табылды! Аларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Конкурс өчен әзерләнгән видеоларны Мөслим районы ГТО җитәкчесе Расил Фәттахов тәкъдим итте. Кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияләү сәламәт һәм актив киләчәккә беренче адым!

Расил Фаттахов фотосы.


Нет комментариев