Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Вәрәшбашның Мунчала күле

Район җирлегендә юкка чыккан сулыклар да бар.

Фән-техника казанышлары югары үсеш алган, җир-анабызны кошлар биеклегеннән генә түгел, космос киңлекләреннән үк күзәтеп булган вакытта да табигатьнең без аңлап бетерә алмаган табышмаклары, кеше күзеннән яшерелеп килә торган серле урыннары күп. Җирлегебезнең урман-күлләре, су байлыклары белән бәйле булганнары бигрәк тә.
Вәрәшбаш авылында гомер итүче Ләйсән Яхина шундый истәлек сөйләгән иде:
– 2002 елда, укуның соңгы бер көнендә, биология дәресе вакытында Вәрәшбаш мәктәбе укучылары  белән авылдан 500-800 метр ераклыкта урнашкан Бүрәтау чокырына экскурсиягә киттек. Максатыбыз Кызыл китапка кергән эре ап-ак чәчәк ата торган үсемлекне эзләп табу иде. Халык телендә “Бүрәтау чокыры адаштыра” дигән сүзне ишеткән бар иде инде. Без дә чокырлар тирәсендә үсеп утырган агачлыкка кереп адаштык. Башта адашканны аңламадык, хәзер сукмакка килеп чыгабыз дип, һаман эчкә таба атладык. Бервакыт зур гына аланга килеп чыктык, күренештән бала йоннары кабарды, үземне борынгы чорга эләккән кебек хис иттем. Тып-тын урман уртасында ямь-яшел “келәм” белән капланган күл җәелеп ята. Бу күлнең мунчала ясый торган урын икәнен аңлап алдым: әйләнә-тирәсендә өем-өем агач кайрылары, аударылган, юнып бетерелмәгән агач кәүсәләре өелеп ята. Әйтерсең лә кичә генә монда өмә булган да, эшчеләре иртәгә дәвам итәрбез дип кайтып киткәннәр. Бераздан сөрелгән басуга килеп чыктык. Шунда гына балаларны Бүрәтау чокырына түгел, Ташъелга урманына алып кереп киткәнемне аңладым. 
Ул вакытта ташландык булган Мунчала буасы элегрәк авыл халкына хезмәт иткән, гөрләп торган урын булган икән бит, дип кечкенә ачышы белән уртаклашты әңгәмәдәшем.
Районыбыз табигый сулыкларга шактый бай. 
 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 14 июль санында укыгыз.

Гөлназ Җәлилова

 Фото - Ф. Дәүләтшинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев