Түбән Камада 35 кв. м. мәйданда рөхсәтсез чүплек ачыкланган
Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр башкарма комитетына табигать саклау закончалыклары таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде
Түбән Камада "Нефтехимик" СНТ (коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте) территориясендә рөхсәтсез чүплек ачыкланган. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чүплек мәйданы 35 кв. м тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр башкарма комитетына табигать саклау закончалыклары таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев