Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Елан чакса нишләргә?

Медицина учреждениеләренә елан чагып мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел. Узган елларда безнең районда да елан чагу очраклары булган

– Елан тик торганнан чакмый, аны борчымаска кирәк. Ул үзенә һөҗүм итәләр дип уйлап, саклану йөзеннән чага. Елан тешләве аллергик реакция бирә, шок ясый. 2023 елда елан чаккан ике райондашыбызга беренче ярдәм күрсәттек, 2022 елда елан чаккан бер баланы Яр Чаллы хастаханәсенә илттек. Аллага шөкер, барысы да исән-саулар, – ди хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстанда дүрт төр елан яши: гади кәлтә, дала кара еланы, гади кара елан һәм бакыр елан. Соңгы өчесе Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

– Табигатьтә ял иткәндә игътибарлы һәм күзәтүчән булырга кирәк. Озак җәяү йөргәндә, билгеле һәм күренеп торган сукмактан тайпылырга ярамый. Биек үлән арасына кер-мәү яхшырак: мондый урыннарны еланнар аеруча ярата. Алар ташлар һәм бүрәнәләр астында, аулак почмакларда һәм ярыкларда яшеренә. Кыяга яки ташка таянганчы, әлеге урынны игътибар белән карагыз. Елан күрсәгез, паникага бирелмәгез! Аны куркытмас өчен, кискен хәрәкәтләр ясамагыз! Ашыкмыйча гына китәргә, еланны ерактан урап узарга кирәк. Колаклары булмаса да, алар вибрациягә бик сизгер һәм шау-шудан ераграк китәргә тырыша, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Ишегалдында яки бакчада елан очраса, аны тотарга тырышмагыз. Әмма еланның балаларга яки йорт хайваннарына һөҗүм итү куркынычы бар икән, аны куып чыгарырга кирәк. Моның өчен еланга, аннан ерак торган хәлдә, шлангтан акрын гына су сиптерергә була.

Елан өйдә икән, аны бүлмәдә изоляцияләргә тырышыгыз. Еланны тоту өчен җилем сыланган тозак урнаштырырга була. Шулай да “112” номерына шалтыратып, белгечләр чакыруыгыз хәерлерәк.

– Урманга барганда, аптечка алырга кирәк. Анда, ким дигәндә, компрессион бинт, бактерицидлы мазь һәм гади бинт булырга тиеш. Елан чакканда иң киң таралган симптомнар: бизгәк тоту, баш әйләнү һәм хәлсезлек. Елан чаккан кешегә хәрәкәтләнмәскә кирәк, чөнки тыныч халәттә агу таралу тизлеге кими, – ди Гөлфирә Сабирова.

Зыян күрүчене кичекмәстән медицина учреждениесенә илтү мөмкинлеге булмаса, беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Елан чаккан урынны киемнәрдән арындырырга киңәш ителә. Яраны суда чылатылган чүпрәк кисәге белән яхшылап чистартып, компрессион бинт салырга кирәк. Агымсу астында юарга ярамый. Елан чаккан урынны, 10 сантиметр өстән тыгыз итеп бәйләргә киңәш ителә. Агуны авыз белән суырып алырга ярамый!

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев