Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Бал сезоны дәвам итә

Табигать тарафыннан сынаулар кешеләргә генә түгел, барлык җан ияләренә дә бирелә.

Шуның ачык мисалы булып бал кортлары тора. Язның бик иртә һәм коры килүе бу бөҗәкләргә үрчер өчен азык табуны авырайтты. Тотрыксыз һава торышы атналар буе ояларыннан чыгармыйча да сынады аларны. 
Ниһаять, июль аена чыккач, табигать уңай якка үзгәреп, кортларга да бал җыю мөмкинлеге булды. Озак көттереп кенә яуган яңгырлардан соң, җир дымга туенып, үсемлекләр чәчәк ату стадиясенә керделәр. Рус халкының Иван Купала бәйрәменнән соң табигатькә бал төшә, дигән әйтем быегы елга туры килде. 
– Районда техник культуралардан саналган рапс ун меңгә якын гектарда үстерелә. Корт оялары шушы культура чәчелгән басуларга якын урнашкан умартачылар инде бал суыртырга өлгерделәр. Әмма рапс булмаган җирләрдә дә табигый үсемлекләргә бал төште. Рапс балы кортларга үрчемнәрен арттырырга бик файдалы. Кеше организмының бавыр, ашказаны, эчәклек системасында авырулар булганда дәвалау үзлегенә ия.  
 Башка елларда юкә агачы бер көн чәчәк ата иде, быел 4-5 көн дәвамында бал җыярга мөмкин булды.  Шул сәбәпле урманда урнашкан умартачылар чиста юкә балы суырттылар, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык буенча баш белгече Мәрьям Саламаева.
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында

Наилә Сәлахова

Фото - Айрат Шәмсетдиновның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев