Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Бакча җиләге

Бакча җиләген җыю гына рәхәт. Эш-мәшәкате җитәрлек аның. Уңыш алыйм дисәң, су сибәргә, ашларга, җәй дәвамында эшкәртергә кирәк. Җиләкне җыеп алгач та, эш бетми әле.

– Җиләк беткәч, яфракларын чабып яисә кисеп алабыз. Урынын яхшылап чистартабыз. Җиләк яфраклары чыгуга рәт араларын казыйбыз, – диләр җиләкне яратып үстерүче якташларыбыз. Җиләклекне зурайтырга яисә сортны эреләндерергә уйласаң, бу эшләрне дә август аенда башкарырга кирәк. Яңа җирдә җиләк эрерәк була. Җиләкне бер урында 5-6 елдан артык үстерергә киңәш итми күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар. Иске урынны бетереп, яңа җирдә утырта башлау дөрес була. Яңа урында да беренче елны җиләк булмый әле ул, икенче елны гына әйбәт була.

Хәзер каен җиләген дә бакчада үстерүчеләр бар. Аның да төрле сортларын үрчетәләр.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев