Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Ялгыш түгел, язмыш икән!..

Рәсимнең авылда яратып йөргән кызы барлыгын белсә дә, дуслары янына тулай торакка килгән егеткә Зәйтүнә бер күрүдә гашыйк булды. Үз дигәненә ирешә торган кыз ул.

Бер – алдына, бер артына төшеп, хәмердән аңы томаланган Рәсимне үзенеке итте: иртән күзләрен ачканда егетнең куенында Зәйтүнә ята иде.

Азып-тузып йөргән кыз түгел ул. Рәсим куенына да саф кыз булып керде. Шул көннән соң алар башка күрешмәгән дә булырлар иде, бәлки, тик Зәйтүнә авырга узган иде. Бу хәбәрне ул Рәсимгә сөенә-сөенә җиткерде:
– Безнең балабыз булачак!
– Синең балаң булачак! Без юк! Ул төн тормышымда иң зур ялгышым булды, – диде Рәсим.
Һинд егетләренә охшаган Рәсимнең үзенеке булмаячагын аңлап, Зәйтүнә баланы төшертергә дә уйлаган иде, укытучы әнисе каршы төште:
– Атаң белән ике баланы үстердек әле, тагын берне үстерербез! Сиңа укуыңны тәмамларга кирәк, яңадан башыңа юләр уйлар кермәсен!
Төркемдәшләреннән читенсенеп, Зәйтүнә эчен, күренмәсен дип, бәйләп тә йөрде. “Гарип бала алып кайтырга телисең әллә, ник буасың эчеңне? Йоклаганда ояласы иде, хәзер түгел!” – дип, кураторы сүккәч кенә бәйләми башлады. 
Имтиханнарны тапшыргач, студентлар авылга кайтып китте. Кечкенәдән бөтен серен әнисенә сөйләп өйрәнгән Рәсим Зәйтүнә хакында да “ычкындырды”. Ут капкандай, урыныннан сикереп торган Җәмилә апаның кулыннан чынаягы төшеп ватылды.
– Атаң белсәме!.. Әй, балакай!.. Кеше баласын харап иткәнсең бит! Ул кызның рәнҗешен кая куясың?!
– Нәрсәне атаң белсә?
Ишектән килеп кергән Зөлфәт абый, хәлне сөйләп биргәч, сүзен кыска тотты:
– Өйләнәсең!
Шулай итеп Зәйтүнә ишетеп тә белмәгән районга килен булып төште. Никахы мәҗбүри булса да, кыз бәхетле иде. Рәсим генә кара көеп йөрде. Мәктәп эскәмиясеннән үк яратып, очрашып йөргән Айсылуы бар бит аның! Кыз укуын тәмамлагач та өйләнешербез дигәннәр иде... Тик соң иде шул инде. Рәсим Айсылуга аны гына яратуын, өйләнергә әти-әнисе мәҗбүр итүен аңлатырга тырышса да, кыз араны өзде:
– Мине яраткач, ник аның белән йокладың соң?!
Рәсим сорауга җавап бирә алмады... 
Еллар узды. Зур калага китеп төпләнгән Рәсим белән Зәйтүнәнең кызына да 15 яшь тулды. Тик гаиләдә башка балалар тумады. Кызлары сеңелкәш яки энекәш алып кайтуларын күпме генә сорамасын, Зәйтүнә әни булу бәхетен кабат кичерә алмады. Ә Рәсимнең читтә ике улы үсеп килә иде... 
...Айсылуны Зәйтүнә бер генә тапкыр күрде. Килен булып төшкән елны Яңа ел кичендә авыл клубында очрашты алар. Ап-ак затлы тун кигән кызның Рәсимнең элек йөргән кызы булуын керү белән аңлады ул. Рәсим аны күрү белән әллә нишләде, маңгаена тир бәреп чыкты, дулкынлана башлады. Зәйтүнә, көндәшенең үзеннән артык җире булмавын күргәч, сөенеп куйды. Һәм менә Айсылу белән алар икенче тапкыр очрашты. Бу юлы – суд залында.
Айсылуның авыз читенә елмаю кунды: хәзер Рәсим Айсылу янына күченәчәк. Ул бит аңа ике ул бүләк итте! Игезәкләр Азат белән Азаматка тиздән 5 яшь тула. Мәкерле планын тормышка ашыру өчен Айсылу башта Зәйтүнәнең телефонына Рәсимнең балаларын кочаклап төшкән фотосын һәм өй адресын җибәрде. Зәйтүнә ышаныргамы-юкмы дип озак уйланды. Рәсим эштә тоткарланам диде бит: алдаганмы? Ничә еллар шулай ике арада йөрде микән ире? 16 ел гомер ялган белән узганмы? Уйларын бер җепкә тезә алмады хатын. Тиз генә җыенды да, такси яллап, Айсылу җибәргән адрес буенча китте. Менә ул йорт!..
Зәйтүнәләр яшәгән шәһәрнең читендә урнашкан йортта ике улы белән Айсылу яши иде. Рәсимне 6 ел элек социаль челтәрләрдә ул үзе эзләп тапты һәм очрашуга чакырды. Рәсимнең элеккечә яратып карамавына, кочарга, үбәргә теләмәвенә ачуы чыкса да, сер бирмәде Айсылу. Рәсимне ул әкренләп әзерләде. “Теге әйбер ватылды”, “монысын төзәтәсе бар” дигән булып, Рәсимнән гел ярдәм сорады. Гаиләдә хыянәт булырга тиеш түгел дип яшәгән Рәсимне “сындырды” Айсылу. Качып-посып күрешүләр нәтиҗәсендә игезәкләр аваз салды. Айсылу, бала алып кайткач, чын йөзен күрсәтте. Айсылуның мин-минлеге көчле, дорфа, астыртын кеше булуын аңлады Рәсим. “Балаларга булышырмын, башка очрашмыйк!” – диде ул. Бу сүзләрдән соң Айсылу дары мичкәсе кебек кабынды һәм Зәйтүнәгә барысының да билгеле булуын әйтте...
... Зәйтүнә бишенче катка күтәрелде һәм ишек төймәсенә басарга дип үрелгәндә каршысына Рәсим килеп чыкты. Кулында – Айсылуның телефоны. Зәйтүнәгә җибәрелгән смс-хәбәрне бетерергә дип алган иде ул телефонны.
– Зәйтүнә, кичер мине...
Зәйтүнә, бер сүз әйтмичә, баскыч култыксасына таянып озак басып торды һәм, нәрсәдер исенә төшкәндәй, йөгерә-йөгерә чыгып китте. Рәсим аның артыннан ташланды. Ачык тәрәзәдән Айсылуның: “Әй, телефонны калдыр!” – дигән тавышы ишетелде. Рәсим телефонны җан ачуы белән асфальтка “сылады”. Айсылу исә, полиция бүлегенә барып, “телефонны урладылар” дип гариза язды...
Суд залы.
– 2022нче елның 10 апрелендә 22.00 сәгатьләр тирәсендә Рәсим Сабиров Айсылу Хәкимова фатирыннан кесә телефонын урлый. Шуның белән Айсылу Хәкимовага 17197 сумлык матди зыян китерә. 
Дәүләт гаепләүчесенең сүзләреннән Зәйтүнәнең чәчләре үрә торды. Рәсим, Айсылуның телефонын ваткач, китергән зыянны артыгы белән каплады – 30 мең сум акча бирде бит! Ни кылана бу Айсылу?! Айсылу Рәсимгә, хатыныннан аерылып, аның белән яши башласа, эшне судка җиткермим дип вәгъдә иткән иде. Рәсимнең Айсылу белән яшәү түгел, аны күрәсе дә килми! Суд Рәсим Сабировны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе, 2 өлешендәге в пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм 400 сәгать мәҗбүри эш билгеләде.
Рәсимгә кызының мәхәббәт җимеше булуын аңларга 15 ел вакыт кирәк булды. Хатыны Зәйтүнәне яратуын Рәсим белми дә яшәгән! Ә беренче мәхәббәт дигәннәре ияләшү генә булган икән бит!.. Әтисе аны өйләндереп ялгышмаган. Бәхетенең янәшәдә булуын күрми яшәгән Рәсим ялгышкан! Төзәтәсе ялгышлар, Зәйтүнәгә әйтелмәгән җылы сүзләр, йөрәктәге кайнар хисләр бар әле...
Исемнәр үзгәртелеп бирелде.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев