Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Эчүчелек бәласе

Тормыш иптәше Гөлүсә белән аерылышкач, Нәбиулланың бөтен юанычы аракы булды. Бер чәркә елан агуы өчен ул кешеләргә юк бәягә генә әллә нинди эшләр башкара иде

Куллары алтын иргә мөрәҗәгать итүчеләр аз булмады. Аракы хисабына күрше-күләннең ауган коймасын да рәткә китерде, тузган абзар-курасын да яңартты. Көндезен кулында ут уйнатса, кичләрен аракыга капланды...

Өендә ямь тапмады Нәбиулла. Бертуганы Рәсим: “Төп йортны бергәләп төзәтик тә, шунда кешечә яшәрсең”, – дип үгетләп тә карады. Кая инде ул! Үзе өчен эшлисе дә, яшисе дә килмәде аның. Күршесендә ялгызы гомер итүче Рәфит белән шешәдәшкә әйләнделәр. Тора-бара айнык көннәре бармак белән генә санарлык калды. Ул төнне дә, тәрәзә кашагалары ясаган өчен “түләнгән” бер шешә аракысын кыстырып, күршесенә юнәлде. Анда Рәфитнең каенише, аръяк урамда яшәүче сәрхүш Мөнир, терәлеп торган күршесе Айбулат та бар иде. Дүрт кешегә бүлгәч, шешәдәге “көлдергеч” тел очына да җитми калды...Җитми калды... Аракы түгел, кешелек сыйфатлары җитми калды ул көнне. Хөкемгә тартылучылар эскәмиясендә утырган Айбулат аның уйларын ишетерләр дип, куркудан башын тагын да аскарак иде. Кирәк түгел иде аңа ул көнне эчәргә, каядыр каңгырап йөрергә!

– Улым күзенә операция ясаткач, аның хәтере начарайды. Тиз кабынып китүчәнгә әйләнде. Бик тиз ярсый, нәрсә эшләгәнен, әйткәнен аңлап бетерми. Зинһар, аны хөкем итмәгез!Суд залыннан әлеге сүзләрне яңгыраткан ананы тынычландыру мөмкин түгел иде. Гәрчә күзгә операция ясату аркасында гына кылынмаган иде бу җинаять! Айбулат уйлары белән фаҗигале төнгә әйләнеп кайтты...

Ярыйсы гына эчкәч, Айбулат бөтен кешегә ярдәм итәргә торган, күндәм Нәбиулланы аракы сатып алырга кыстый башлады. Акчасы юк икәнен дәлилләргә тырышуы Айбулатның ачуын гына китерде. Нәбиулланы күршеләренең сараеннан ит урлауда гаепли башлады. Гомергә кеше әйберенә тимәгән Нәбиулланың акланасы килмәде. Айбулатның ярсуы арта барды һәм ул, үз-үзен белештермичә, Нәбиулланы дөмбәсли башлады. Башын, күкрәк читлеген төйде. Бу гына аз кебек тоелгач, егып салып, йодрыгы белән суга башлады, соңыннан алты тапкыр аягы белән эченә типте. Йорт хуҗасы Рәфит тавышка сискәнеп уянып китте. “Миңа проблема кирәкми, чыгып китегез. Буегызгы сеңдерә аламагач, йөрмәгез монда!” – дип, ир-егетләрне урамга куып чыгарды. Тарткалаш, сугыш алай гына туктамады. Айбулат, бераз ушына килгән Нәбиулланы төрткәләп, хуҗаның иске мунча верандасына этеп кертте. Һаман шул ук сорау белән теңкәсенә тиде:

“Күршеләрнең итен син урладыңмы?” Гаебе булмаса да, кыйналудан тәмам хәлсезләнгән Нәбиулла, ризалыгын белдереп, башын гына селки алды. Рәфитнең каенише:

– Җитте инде, Айбулат абый! Үтереп туктыйсың бит! Урлашканын таныды бит инде. Әйдә, тынычлан! – дип, аны җиңеннән тарткалап караса да, тегесе ярсуын баса алмады.Нәбиулла калкынып, мунча верандасыннан чыгарга талпынды. Аның качарга тырышуын күреп, Айбулат кабаттан йодрыкларын, аяк-кулларын эшкә җикте. Нәбиулланың авыз-борыныннан шаулап кан китте, эчке органнарына килгән зыян нәтиҗәсендә ул күпмедер вакытка аңын югалтты.

– Саф һавада тизрәк айныр, ушына килер. Кеше әйберенә тияргә ярамаганын аңлагандыр! – дип, Айбулат Мөнир белән бергәләп Нәбиулланы кулыннан сөйри-сөйри урам якка алып чыкты. Шунда Нәбиулланың эндәшкәнен дә ишетте. Ләкин ир корбанының ни әйткәнен аңлап бетермәде. Сентябрьнең иң салкын көнендә бер кат юка күлмәктән, спорт трикосыннан яткан Нәбиулла айнып җитә алмады шул. Айбулат теләгәнчә, кылган гамәленә үкенә дә алмады. Нәбиулла алган тән җәрәхәтләреннән мәңгелеккә күзләрен йомды...

– Айбулат Шәйхетдинов, сез үз гаебегезне таныйсызмы? Булган вакыйгалар турында нәрсә әйтәсез?– Мин аны үтерергә теләмәдем... Хөкемдарның соравын шулай кыска гына җаваплады Айбулат. Судка аның укытучысы да килгән иде.

–Җәмгыятьтән изоляцияләмичә дә, Айбулат Шәйхетдиновны төзәтергә була, дип ышанам. Укыган вакытта тыныч, тәртипле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, беркем белән дә тавышка кермәгән малайның шушы дәрәҗәдә үзгәрә алуы мөмкин түгел. Бу ниндидер хата гына, – диде ул.

Класс җитәкчесенең Айбулатны яклавы аңлашыла да. Кечкенәдән классташларыннан шактый аерылып тора Айбулат. Мәктәп программасын авырлык белән үзләштерсә дә, башка чараларда активлык күрсәтә. Ләкин мәктәптәге уңышлар куркыныч җинаятьне сызып ата алмый шул! Зыян күргән яктан Нәбиулланың бертуганы Рәсим генә иде...

– Үлгән артыннан үлеп булмый, Ходай җәзаны үзе бирсен. Кылган гамәле өчен ихластан үкенмәгән оятсызның бите – барабан каешы! – диде дә Рәсим, суд залын ташлап чыгып китте...

– Айбулат Шәйхетдиновка җәза билгеләгәндә, суд аның үз гаебен танып килүен, җинаять эшен тикшерүдә ярдәм итүен, моңарчы хөкемгә тартылмавын, эш урыныннан бирелгән характеристиканы да исәпкә алды. Шулай ук күзенә ике тапкыр ясалган операция нәтиҗәсендә психикасында тайпылышлар булуы, зыян күргән якның артык каты җәза билгеләмәүне соравы да теркәлде. Шулар нәтиҗәсендә А. Шәйхетдиновка РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе 4 бүлеге нигезендә биш елга ирегеннән мәхрүм ителү билгеләнде. Ул бу вакытны каты режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк...

Айбулатка хөкемдарның авыр чүкече һавада бик озак эленеп торгандай тоелды. Нигәдер үзен акларлар, суд залыннан иреккә чыгарырлар дип өметләнгән күңеле генә сыкрап куйган төсле тоелды... Бу вакытта Нәбиулланың бертуганы Рәсим кан туганын югалту хәсрәтеннән үз гомерендә беренче мәртәбә кычкырып елады. Кеше хәтле кеше үтерүчегә биш ел төрмә генә аз иде шул... (Исемнәр үзгәртелеп бирелде).

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев