Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бер хата - икенчесенә сәбәп

Гөлшат белән Фәниснең тормышка карашлары да, алдагы көнгә булган хыял-максатлары да төрле. Бу парны гөнаһ җимеше генә бәйләп тота кебек...

Дәвамы.

Гөлшатны күрү белән Фәнискә эссе­ле-суыклы булып китте. Башында мең төрле уй бөтерелә, чигәсе кысыла баш­лады. “Я, Хода, бу бала бит аның әтисе ягыннан икетуган Фәйрүз кызы! Ике­туганына бер тамчы судай охшаган! Фәйрүз абыйсының хатыны гына белә күрмәсен! Бу оятны ул күтәрә алмас!” Йөрәгендә кайнаган ачу дулкыннары аны аракыга үрелергә мәҗбүр итте. Бәйрәмнәрдә бер-ике рюмкадан артык эчмәгән Фәнискә ярты шешә күбрәк булды шул. Җитмәсә, эчкән килеш руль артына утырды. Үз гамәлләренә җавап бирә алырлык хәлдә булмаган ирне районның ДАИ хезмәткәрләре тоткар­лады. Ул эчкәнен инкарь итмәде. Берен­че мәртәбә суд каршына шулай басты...

Фирүзәсенә бу хәбәрне җиткермәүләрен ялынып-ялварып сорады ир. Хокук саклау органна­ры хезмәткәрләре тырышлыгы белән Фәниснең бу адымы турында хаты­ны белмәде. Ләкин суд барыбер булды һәм, Фәнисне ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, саллы гына штраф билгеләделәр.

Фәнис ял итеп яшәүне кулайрак күрә башлады. Шулай да үз-үзен югал­тмады, эчкечелек сазлыгына чумма­ды. Өстәмә акча булыр дип, өйдә репе­титорлык белән шөгыльләнде. Шушы гамәле аның язмышын хәл итте дә...

Гөлсуга ярдәм итәргә кирәк дип, Гөлшат Фәнисне өйләренә дәште. “Ре­петитор өчен икеләтә түлим” дигәч, Фәнис каршы килмәде. Гөлсуга дәрес биргәч, Фәнис, “торып китәм” дип өстәл артыннан күтәрелгән иде, Гөлшат: “Бүген – минем туган көн. Тик мине берәү дә котламый,” – дип турсайды. Ялган күз яшьләре бите буйлап агып төште. “Котлыйм!” – диде Фәнис. Шул хөрмәткә чәркәләргә салган шәрабне бер-бер артлы башка эчемлекләр алыш­тырды. Күзләрен ачканда Фәнис салам чәчле Гөлшат кочагында ята иде...

Яман хәбәрләр озак көттермәде. Гөлшат үзенең авырлы булуын хәбәр итте. Фирүзәгә ничек әйтергә?! Ничек гафу сорарга? Ике арада беркайчан да ялган, хыянәт булмады. Фәнис моны­сын да яшермәде. Дөресен әйтте: “Мин бернәрсә дә хәтерләмим. Кичер мине, Фирүзә!”

– Үзең кичерә алыр идеңме? Син мине гафу итә алыр идеңме?

Фирүзә сорауга сорау белән җавап бирде. Гафу итәрме ул, юкмы? Бәлки, Фирүзә гафу иткән дә булыр иде, тик Гөлшат аларның ишек төпләренә ту­зан кундырмады шул. “Баланы атасыз итәсеңмени, Фирүзә?! Үзеңнең балаң булмагач, бала үстерүнең ничек авыр икәнен белмисең шул! “ – дип ярасы­на тоз сала торгач, Фирүзә әниләренә кайтып китте. Вакытыннан алда ту­ган сабыен “нервларымны ашап, бик тиз дөньяга чакырдылар үзеңне” дип тирбәтә иде Гөлшат. Теләсә-теләмәсә дә Гөлшат белән Фәнис бергә яши баш­ладылар. Тик Фәнис ялгышып та баш­ка кагылмады аңа. Гөлшат ничек кенә бөтерелмәсен, ничек кенә ялынмасын, күзенә пәри булып күренгән хатынга орынырга җирәнә иде Фәнис. Фирүзәсе кебек изге җанны шушы өстерәлчеккә алыштыр инде! Тик һәр нәрсәнең чиге бар, диләр бит. Гөлшатның да түземлеге төкәнде.

– Поши бит син! Поши! Әллә үз балаңны үстерәм дисеңме?! Вәт, юләр! Ул көнне бит син исереп аудың.

Миңа кагылу түгел, чишенеп ятарлык хәлең дә юк иде бит синең! Авыл халкы алдында икенче мәртәбә оятка каласым килмәгәнгә генә тактым сиңа баланы! Син риза булдың. Әле “юк” дип кырт киссәң дә, җиңә ала идең. Синең кебек бозау, синең кебек үшән миңа кирәк түгел! Ялгыз торуың мең өлеш артык! – диде Гөлшат.

Фәнис, колакларына ышаныргамы-юкмы дигәндәй, тораташтай катып калды. Бәхетле булырга соң түгел! Соң түгел! Үзе җимергән тормышка ачуы килеп, эчкәнен дә онытып, машинасын кабызды. Тизрәк Фирүзәсе янына кайтырга һәм барысын түкми-чәчми сөйләргә кирәк! Тик яхшы хәбәрне җиткерә алмады. Бәхет канатларында очкан ирне хокук сакчы­лары туктатты. Фирүзәсе белән алар суд за­лында очрашты.

– Гарипов Фәнис Алмаз улын Россия Фе­дерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гае­пле дип танырга. Хөкем ителүчегә 200 сәгать рәвешендә мәҗбүри эш һәм ике елга транс­порт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасын билгеләргә...

Хөкемдарның чүкече өстәлгә төште. Фәнис бу сүзләрне әллә ишетте, әллә юк. Суд залын­да утыручылар, әйтерсең, мәхәббәт тарихын тыңлады. Фирүзә белән танышкан мизгелдән алып бүгенге көнгәчә тормышларын бәян итеп, ялгышуын аңлап, ихластан үкенгән ир-атны жәлләп, хәтта хөкемдарның кырыс йөзендә дә мускуллары тартышып куйды. Фәниснең үзенә хыянәт итмәвен белә, тоя иде Фирүзә. Ходай кушса, барысы да яхшы булачак! Ялгыз узган сигез ай сигез елга тиң булды...

Кинәт суд залының биек диварлары Фирүзәгә каршы киләләр төсле тоелды. Тын­чу һавадан башы әйләнеп, Фирүзә аңын югалт­ты: карынындагы бала тиздән якты дөньяга аваз салачагы турында шулай искәртте. Фәнис шунда гына хатынының авырлы булуын абай­лап алды. Күзләреннән яшь чыкты! Бу – шат­лык яшьләре иде...

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев