Бездә шундый хәлләр бар. "Зурлар нинди үрнәк күрсәтә?"
– Коронавирус инфекциясеннән саклану өчен маскадан йөрергә өйрәнеп киләбез. Хәтерлисезме, пандемиянең беренче дулкынында ул маскаларга ничек интектек! Сатуда бөтенләй булмады алар, булганының да бәясе хәлле иде. Маска тегеп сатып, күпме кеше акча да эшләде. Бүген, Аллага шөкер, кибетләрдә дә, даруханәләрдә дә маскалар тулып ята.
Әмма бер нәрсә күңелне тырный: хәзер урамда, кая карама, маскалар аунап ята. Бигрәк тә кибет ишек төпләрендә күп алар. Алар бүле булганга шулай кадере беткәндер инде. Ә нигә маскаларны чүп савытына ташламаска? Хәзер бит балалар да чүп-чарны тиешле урынга салырга өйрәнеп килә. Ә зурлар нинди үрнәк күрсәтә?
Кулланган маскаларны теләсә кайда ташлауның чир йоктыруга сәбәп булуын да онытмаска кирәк. Аны, чүп савытына ташлыйм дип, тәртип яратучы өлкәннәр кулына алырга мөмкин. Кызыксынучан балалар киеп карарга да күп сорамас. Маскаларны чир чыганагына әйләндермик, җәмәгать!
Фирдәвес Гыйлаев,
Мөслим.
Нет комментариев