Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк поликлинника элеккеге бинасына күчте

Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 28 сентябрьдән үзәк поликлиника авыруларны район мәгариф идарәсе бинасының (элеккеге поликлиника) беренче этажында кабул итә.

28 сентябрьдән башлап, ремонт эшләре төгәлләнгәнгә кадәр рентген кабинеты эшләүдән туктаячак. Ашыгыч рәвештә рентген төшерү күчмә рентген аппаратында ашыгыч ярдәм бүлегендә яки үзәк хастаханә юлламасы белән якындагы районның рентген кабинетында башкарылачак.

28 сентябрьдән флюорография кабинеты 8.00 дән 15.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Район халкына зур үтенеч: флюорография вакыты җиткән барлык кешеләргә якын арада 3 октябрьгә кадәр флюорография үтүегез сорала.

Ремонт эшләре барышында туган һәм туачак кыенлыклар өчен район халкыннан алдан гафу үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев