"Зенит" волейбол командасы дүртенче тапкыр Россия кубогын яулады
Яңалыклар

"Зенит" волейбол командасы дүртенче тапкыр Россия кубогын яулады

Казан клубы әлеге уңышка 7 нче тапкыр иреште.


("Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" волейболчылары Россия кубогы "Дүртлек финалы"ның хәлиткеч матчында Кемеровоның "Кузбасс" командасын отып, дүртенче ел рәттән Кубокны яулады.

Белгородта узган финал матчы 3-2 (19:25, 26:24, 26:24, 22:25, 15:11) исәбенә "Зенит" командасының җиңүе белән төгәлләнде.

"Зенит" үз тарихында 7 нче тапкыр Россия кубогын яулады. Моңа кадәрге уңышлар 2004, 2007, 2009, 2014, 2015 һәм 2016 еллар белән бәйле.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев