Мөслимдә Халыкара хатын-кызлар көненә тантаналы чара үтте
З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортындагы бәйрәм тантанасына бик күп хатын - кызлар, әниләр, әбиләр, сеңелләр, апалар, аларны яраткан, хөрмәт иткән ир - атлар җыелды.
Бәйрәм белән район башлыгы Р.Х.Муллин котлады.Районның танылган үзешчәннәре, үзешчән коллективлары белән бергә чыгыш ясаган үсеп килүче, инде уңышлары белән сөендергән , балалар коллективы чыгышлары бәйрәм концертының бизәге булдылар.
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйлфановның концертта катнашып җыр бүләк итүе бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев