Җәзасын алды
Прокуратура 37 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.
Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддә 2 бүлекнең “б”, “в” пунктларында каралган (бинага яисә башка урынга рөхсәтсез кереп кылынган һәм гражданга шактый зыян китергән урлашу) җинаять кылуда гаепле дип тапты.
Суд утырышында ачыкланганча, 2019нчы елның 5 ноябрендә 23 сәгать 30 минут тирәсендә Ф., металл лом алып, “Юлдаш-2” кибетенә бара. Лом ярдәмендә ишектәге ике йозакны ватып, законсыз рәвештә кибеткә үтә, 21870,34 сумлык алкоголь продукциясе һәм акча урлый.
Ф. әлеге җинаятьне кылуда үз гаебен өлешчә таныды һәм тәүбәгә килде. Суд аңа, тәмамланмаган хөкемгә тартылуын (рецидив) исәпкә алып, 2 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Җәзаны Ф. каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк. Моннан тыш суд шәхси эшмәкәр файдасына 21870,34 сум күләмендә гражданлык дәгъвасын канәгатьләндерде.
Район прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев