Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Закон үтәлүе белән көчле

Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсенең Мөслим районы бүлеге оешуга ике дистә елдан артык вакыт узды. Әлеге хезмәт эшчәнлеге районның социаль-икътисади хәленә турыдан-туры йогынты ясый. Суд системасының нәтиҗәле эшләве дә суд приставлары хезмәтенә бәйле. Законнар үтәлешен тәэмин итүче хезмәт вәкилләренең эшчәнлеге белән якыннан таныштыру максатында суд приставлары Федераль хезмәте идарәсенең Мөслим районы бүлеге җитәкчесе – өлкән суд приставы Гөлинә СӘХБИЕВА белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Гөлинә Равилевна, бүлек һәм эшчәнлек төрләре белән таныштырсагыз иде.– Хезмәтебез төгәллек, күп сабырлык сорый. Бүлектә эшләүче 11 хезмәткәребезнең һәрберсе – тиешле һөнәри осталыкка ия булган белемле кадрлар. Суд приставлары хезмәтенең төп эш юнәлешләре – суд карарларын үз вакытында үтәтү. Шулай ук салым, алимент, фискаль түләүләр, дәүләт пошлинасы, коммуналь түләүләр, иминият кертемнәренең гражданнар тарафыннан үз вакытында башкарылуын тәэмин итәбез.Җирлегебездә теркәлүсез яшәүче чит ил гражданнарын үз илләренә озату да суд приставы хезмәткәрләре катнашыннан башка үтми. Вакытында түләнмәгән ГАИ штрафлары, кредит түләү, мәҗбүри эшләр, җинаять штрафлары, балигъ булмаган бала белән күрешү тәртибе, чакыру буенча судка килмәгән гражданнарны мәҗбүри рәвештә китерү, суд залында судьяларның һәм судта катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек вазыйфалар да йөкләнгән. Бу вазыйфаларны башкарганда гражданнарның мөлкәтенә, банктагы счетларга арест салу, транспорт чараларын һәм күчемсез милеккә дәүләт теркәвен уздыруны, чит илгә чыгуны тыю, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту мәҗбүри үтәтү чаралары булып тора. Дәүләт учреждениеләре, җирле үзидарә башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшләү әлеге бурычларны хәл итүдә уңай мөмкинлекләр ача.– Агымдагы елдагы эшчәнлегегезне күзаллау өчен кайбер саннарга һәм фактларга тукталу кирәктер.– Ел башыннан башкару өчен бүлеккә 4878 документ керде. Шуларның 4469ы үтәтелде. Ә үткән ел бу саннар шактый ким булды. Әйтик, 3410 башкару документы кереп, аның 3637се үтәтелгән иде.Алимент түләтү буенча эшләү – мөһим юнәлешләребезнең берсе. Саннарга килгәндә, 2018 елда 42 документ кереп, 60 документ үтәтелде. Быел 31 документ керде, 39 эш үтәтелде. Бүгенге көндә алиментлар буенча 79 эш бар. Алимент түләүдән баш тартучы 8 гражданга карата административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр төзелде. Федераль закон нигезендә беркетмә төзегәннән соң, алимент буенча бурычларын түләү өчен кешегә ике ай вакыт бирелә. Түләмәгән очракта җинаять эше ачыла. Шундый өч граждан быел җинаять җаваплылыгына тартылды. Алиментлар буенча шулай ук, 9 кешенең мөлкәтенә арест салынды, 79 кешегә Россия Федерациясеннән чыгу чикләнде, 26 кешегә юл транспорты таныклыгыннан файдалану чикләнде.– Салымнарын вакытында түләмәүчеләргә дә тынгы юктыр. – “Салымымны түләмичә дә тыныч йоклыйм”, дип уйлаучы райондашларыбыз күп әле. Әмма аларга безнең суд приставлары хезмәткәрләре тыныч йокларга ирек бирми. Чөнки канун таләбе катгый. Соңгы елларда үзара салым буенча суд карарлары артуы күзәтелә. Моңа җирле халыкның үзара салымны вакытында түләмәве сәбәп булып тора. Күп тапкырлар аңлату эшләре алып барылса да, бу мәсьәләгә салкын караучылар һаман да бар. 2017 елда 126 суд карары кертелгән булса, 2019 елда бу сан 209 булды. Суд приставлары тырышлыгы белән быел 176 мең 140 сум күләмендә үзара салым акчасы түләттерелде. Узган ел бу сан – 25 610 сум, аннан алдагы елдагы елда 128 мең сум тәшкил иткән иде. Ел башыннан 895 документ буенча 19 млн сум салым акчасы юллап табылды. Узган ел әлеге сан 13 млн сумга якын иде.– Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә килгәндә хәл ничегрәк соң?– Ни кызганыч, бу өлкәдә дә әҗәтле гражданнар елдан-ел арта бара. Узган ел күп фатирлы йортлар белән идарә итү компаниясе гаризасы буенча башкару өчен 36 документ кергән иде. 40 суд карары үтәлде, 265 мең 161 сумлык әҗәт түләтелде. Быел 46 документ кереп, 27 суд карары буенча 319 мең сумнан артык бурыч түләтелде. Бу юнәлеш буенча эш туктатылмый.

Әңгәмәдәш – Әлфинур НОГМАНОВА.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев