Йөзүчеләр булдыра!
Яңалыклар

Йөзүчеләр булдыра!

Яңа Чишмә районында йөзү буенча ачык турнир үтте. Анда безнең районнан 2012-2008 елгы 17 спортчы катнашты.

Алар үз төркемнәрендә төрле дистанцияләрдә уңышлы чыгыш ясады. Ирекле стиль белән йөзүдә Динар Шәфигуллин – өченче, Нурислам Мотыйгуллин икенче урын яулады. Баттерфляй ысулы белән йөзүдә Нурислам икенче булды. Ирекле стиль белән йөзүдә үз төркемендә Айзат Галимҗановка тиңнәр табылмады, Шамил Шәмсевәлиев өченче урынны алды. Вилдан Фәсхиев – икенче урында. Аркада йөзү буенча үз төркемендә беренчелекне Булат Гатиатуллин яулады. Безнең йөзүчеләр эстафета ярышында җиңүгә иреште.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев