Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Юлларда гомерләр өзелмәсен!

Кичә район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды.

Утырышта ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты. Җыелышта сүз район юлларындагы вәзгыять, хәл итәсе проблемалар турында барды. 
Комиссиянең Мөслим районында узуы юкка түгел. Ел башыннан җирлегебездә 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 5 кеше вафат булды, 17 кеше авыр тән җәрәхәтләре алды.
– Мөслимдә үткәрелгән бүгенге җыелыш башка районнар өчен методик әсбап булсын иде! Сезнең җирлектәге ситуация уйланырлык һәм бик җитди. Мөслим – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында җирле бюджеттан 22 млн сум күләмендә средстволар юнәткән бердәнбер район! Акча тотыла, комиссия утырышлары үткәрелеп тора. Тик юлдагы аварияләрнең саны кимеми. Сәбәп нәрсәдә соң?! Үткәрелгән массакүләм рейдлар вакытында бик күп исерек шоферлар тоткарланды. Араларында җитәкче пост биләүчеләр дә аз түгел! – диде Шамил Гафаров.
Ел башыннан 5 юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше вафат булган. Мондый саннарның җирлегебездә 2015 елдан бирле теркәлмәвен билгеләп үтте Артем Хохорин. Ә бит уйлап карасаң, җирлегебездә соңгы елларда юлларда иминлекне тәэмин итү юнәлешендә күп эшләнде. Җирле билгеләнештәге 237 км юл төзелде, 33 млн сумга 46 км озынлыкта тротуарлар эшләнде, район үзәгендә 15 млн сумга җиде светофор куелды. Муниципаль программа средстволары хисабына ясалма резина калкулыклар урнаштырылды. Өч ел эчендә генә дә 86 млн сумлык юл билгеләре куелды. Мөслим урамнары тәүлекнең караңгы вакытында да якты. Без инде күптәннән ДРЛ лампаларын оныттык. Җирлегебездә барлыгы 9700 яктырткыч куелды. Юл полосаларыннан читтә тротуарлар ясалып, юллардагы хәрәкәт даими контрольдә тотыла. Ләкин эш моның белән генә бетми шул! Халыкның аңына барып җитәр өчен башка ысуллар кулланып карарга кирәк. Шамил Гафаров, үтемле чара буларак, исерек килеш тоткарланганнарны җирле телевидение, радио, сайт аша яктыртып барырга, исерекләрнең фотоларын газетада бастырырга кирәклеген искәртте. 
– Без юллар төзү өчен шактый акча тотабыз. Җәен һәм кышын юлларны карап тору да арзан түгел. Юллар һәркемнән игътибар таләп итә. Исерек шоферларны акылга утырту өчен аерым чаралар күрү мөһим. Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар арасында җитәкче урыннарда утыручылар да бар. Мин исерекләр белән эшләмим. Спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артында тоткарланганнар үз гамәлләре өчен җавап тотарга тиеш, – диде район башлыгы Рамил Муллин.
Әйе, халык хәзер тормышка җиңел карап, үз көенә генә яши башлады. Ярый әле ул өендә генә бәйрәм итсә! Спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артына утырган шофер газраилга тиң! Халыкны айнытырга иде! Ләкин чат саен алкогольле эчемлекләр сатучы кибетләр ачылып торганда, бу мөмкин хәл микән?!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама