Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап киткән машина йөртүчеләр өчен җаваплылык көчәйде

Бер үлүче булган урыннан киткән өчен җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

“Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264 һәм 264-1 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 65-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап киткән машина йөртүчеләр өчен җаваплылык шактый көчәйтелде. РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе 2, 4, 6 бүлекләренә (юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу) тиешле үзгәрешләр кертелде. Закондагы үзгәрешләр 2019нчы елның 24 апреленнән гамәлдә.Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән өчен элек бары тик РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.27 маддәсе 2 бүлеге буенча административ җаваплылык каралган иде. Бу һәлакәтнең нәтиҗәсенә бәйсез булды. 1 елдан 1,5 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест рәвешендә җәза бирелә иде. Новеллаларда каралганча, җитди җәрәхәт алучылар булган авария урыныннан киткән машина йөртүчегә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Бер үлүче булган урыннан киткән өчен җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Һәлакәттә ике һәм аннан күбрәк кеше үлсә, гаеплегә тугыз елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Район прокуратурасы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев