Юбилеең белән!
Иске Карамалы авылында яшәүче кадерлебез Мәүлидә Нәкыйп кызы Арслановага 23 апрельдә – 65 яшь.
Кемерово өлкәсендә шахтерлар гаиләсендә туып-үсеп, Симәк мәктәбендә урта белем алды. Кабат туган якларына китеп, төзүче булды, Башкортостанның Салават шәһәрендә трамвай йөртүче булып эшләде. 1996 елда Иске Карамалы авылына кайтып төпләнде. Кадерлебез кечкенәдән җыр-моңга гашыйк, рус һәм татар телләрендә җырлар башкара, бик яратып спектакльләрдә уйный. Искиткеч шигъри җанлы да ул. Мәүлидә Арсланова – 300гә якын шигырь авторы, нәсел тамырларын барлап, аерым китап чыгарды. Шигырь китаплары да берничә. 2019 елда М. Арсланованың улы Ленар Мирзаков белән бергә чыгарган “Бәхет тора үзеңнән” дигән шигырьләр китабы дөнья күрде.
Кадерлебезне күркәм юбилее белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, иҗат уңышлары телибез. Тормышка гашыйк булып, якыннарын сөендереп, бәхетле гомер кичерергә язсын!
Кемерово өлкәсеннән,
Башкортостан Республикасыннан гаилә дуслары, Азнакайдан
Гаптуллиннар гаиләсе, тормыш иптәше Инсиф, улы Ленар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев