Йөрәкне саклау өчен файдалы киңәшләр
Галимнәр кеше организмының "моторы" булган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы чаралар тәкъдим итә.
• Көненә, кимендә бер генә тапкыр булса да, елмаегыз. Көлү йөрәк тибешен көйли һәм сулыш алуны ешайта. Шулай итеп, организмга кислород күбрәк керә.
• Тәмәке тартмагыз. Кан тамырларының тараюына сәбәп булган никотин йөрәкнең тиешле күләмдә кан белән тәэмин ителүен тоткарлый.
• Атнага бер-ике тапкыр спорт белән шөгыльләнү йөрәк һәм иммун системаларын ныгыта, инфаркт куркынычын киметә.
• Юан булсагыз, ябыгырга тырышыгыз. Май, шикәр һәм алкоголь кулланмаска кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм балык ашагыз.
• Стресслардан сакланыгыз. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, барысы да уза, мәңгелек түгел.
• Иртәнге ашны ашамыйча, өйдән чыкмагыз.
• Кан басымы һәм кандагы холестерин күләменә даими игътибар итеп торсагыз, инфаркт куркынычын киметерсез.
• Кандагы шикәр күләмен даими тикшереп торыгыз. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә.
• Үпкәләү яки ачулану да йөрәк өчен зарарлы. Бу вакытта йөрәк эшчәнлеге якынча 5 процентка кими. Үзегезне мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышыгыз.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев