Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә
12-18 Февраль
КУЧКАР (21.03 - 20.04) Бу кышкы көннәрдә эшегездә "җил-давыл" булып алырга мөмкин. Әмма дулкынланырга кирәкми: монда сезнең тамчы да гаебегез юк.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Кискен мәсьәләләрне бик оста урап үтәрсез. Тик бу гына аз. Тирәгездә болытлар куера, көндәшләрегез сезнең уңышлар белән чынлап торып кызыксына. Хәлләр үз көенә кайтсын өчен авызны йозакка биклисе!
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05-21.06) Ак- ;ч ча мәсьәләсе чабудан тартканлыктан, эш урынын алыштыру турында уйлана башларсыз. Әмма йолдызлар ашыкмаска куша: кояш тотылганнан соң барысы да көйләнә, имеш...
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Тирәгез- дәгеләргә карата ризасызлык- дәгъваларны йомшартырга тырышыгыз: бу буталчык чорда хезмәттәш- ләрегезнең ярдәм-ышанычына таянмыйча, ялгыз гына берни майтара алмаячаксыз. Сишәмбе көнне премия яки кыйммәтле бүләк көтегез.
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Кайбер хезмәттәшләрегезнең тасма теленә ышанып харап була күрмәгез. Аларның сездән үзләренә кирәкле мәгълүматлар алырга маташуы гына бу. Атна ахырында яхшы хәбәрләр көтегез.
КЫЗ (24.08 - 22.09) Шәхси тормышыгыз көннән-көн күбрәк сөендерәчәк. Әмма бу хакта кешегә сөйләп йөрмәгез: күз тидерергә мөмкиннәр! Бер тәкъдимнән шәп кенә акча исен сизеп, рәхәт хисләр кичерәчәксез.
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Юмор хисе һәм оптимизм рухы бу чорда үзегезне сагалап торган катлаулы хәлләрдән чыгарга ярдәм итәр. Проблемаларга кул селтәсәгез, ни гаҗәп: алар үзләреннән-үзе хәл ителер. Эштә дә яхшы үзгәрешләр килеп чыгачак.
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Кайбер эшләрегез тукталып калырга мөмкин. Бу, әлбәттә инде, кәефегезгә "сугар". Әмма, борчылып, үзегезне бетермәгез: озакламый барысы да сез теләгәнчә булыр.
УКЧЫ (23.11-21.12) Тормышны матуррак һәм кызыклырак итү теләге чынга ашар: дәрәҗәле бер кеше белән танышу моның өчен үзегезгә галәмәт шәп мөмкинлекләр ачар. Атна ахырында кесәгезгә мул гына акча керер.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01)Балачак хатирәләренә бирелү, гаилә альбомнарын актару, сый- ныфташларны эзләп табарга тырышу... Әйе-әйе, сез хәзер бик хисле кешегә әйләнеп барасыз бугай. Гел эш кенә димәгән: вакыт-вакыт хискә урын калдыруның да һич зыяны юк.
СУКОЯР (21.01 - 19.02) Җитәкчегез үзенә чакыртып алып, күңелегезгә сары май булып ятардай сүзләр ычкындырыр. Сөенечегез тулып ашса да, кешегә белгертмәгез. Шулай яхшырак булачак...
БАЛЫК (20.02 - 20.03) Эшегездә вак-төяк күңелсезлекләрне исәп- кә алмаганда, әкияттәгечә тор- мыш! Хәер, күләгәдә калырга тырышсагыз һәм дә бөтен проблеманы үзегез генә хәл итәргә маташмасагыз, хезмәтегезгә бәйле ай-вайлар да булмый калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев