Хәтернең тере символы — «Егет без!» чишмәсе
Волонтерлар тырышлыгы белән Мөслим районы Метрәй авылының шифалы чишмәсе янәшәсендә үзенчәлекле истәлекле урын — Ватан сакчыларының тормыш-көнкүрешен чагылдыручы комплекс ачылды
Чишмәне ясауда безнең укучыларыбыз да зур өлеш керттеләр. Алар: Шигаепов Рафик Радик улы, 8а сыйныфы; Зиятдинов Эльмир Айрат улы, 9в сыйныфы; Мурзаханов Алмаз Ленар улы, 7в сыйныфы; Сафиуллин Ильнур Ильшат улы, 8б сыйныфы; Шамсиахметов Тимур Ильнур улы, 9а сыйныфы; Касимов Эмиль Ильмир улы, 2025 нче елгы чыгарылыш укучысы, хәзер ПУ студенты.
Татар халкында яхшылык җирдә ятмый дигән гүзәл әйтем бар. Сез чын хезмәт сөюче, игелекле һәм киң күңелле яшьләр. Бәхетле булыгыз, юлларыгыз һәрчак аяз булсын!
Фотолар Мөслим урта мәкәбеннән.
Нет комментариев