Олы йөрәкле Гөлшат
Социаль хезмәткәр булып олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр генә эшли ала. Гөлшат Шәңгәрәева – шундый миһербанлы затларның берсе. 24 елдан артык өлкәннәрне карый ул
Гөлшат – Мөслим кызы. Район үзәгендәге 94нче һөнәр училищесында пешекче-кондитер һөнәрен үзләштергән. Хезмәт юлын “Чулпан” колхозының гомуми туклану ашханәсендә башлаган. Иске Карамалы авылы егетенә кияүгә чыккач, башта – ПМК “Мелиорация”дә, аннан Бүләк ашханәсендә пешекче булып эшли.
– Өлкәннәрне карый башлаганда, кызым Миләүшәгә 5 яшь иде. Ул мине: “Әни, тизрәк кайт!” – дип озатып кала иде. Башта Иске Карамалы авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне карадым. Түреш, Октябрь авылларына барып та эшләргә туры килде. Өлкәннәрне карарга җәйгелектә – велосипедта, кышкылыкта җәяү йөри идем. Кайвакыт узгынчы машиналарга утырып барам, – ди Гөлшат.
– Гөлшатның килүен түземсезләнеп көтеп калам. Кызым кебек якын ул миңа! Кызым Җәлил бистәсендә гомер кичерә, улым Баланлы авылында яши. Шөкер, балаларым тәүфыйклы, әниләре янына эзне суытмый, килеп, ярдәм итеп торалар. Аларның үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Дөнья шулай әйләнә бит инде ул. Безнең кебек әби-чәбиләргә ярдәмнән бигрәк, тәмләп сөйләшер кеше кирәк! Гөлшат – бик ярдәмчел, акыллы бала. Алга таба бәхете, куанычлары күп булсын! – ди Мөслимдә гомер итүче Мәдинә Хәсәнова.
Гөлшат Шәңгәрәева, 25 ел эчендә 100дән артык әби-бабайга ярдәм күрсәтеп, аларның кадерле кешесенә әйләнгән. Райондашыбыз бер эштән дә куркып тормый. Өй эшләрендә ярдәм итүдән тыш, өлкәннәрнең чәчләрен дә тарый, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен дә башкара, азык-төлек тә алып кайтып бирә, хастаханәгә дә алып бара. Аның тәрбиясендәге әби-бабайларның күбесе 80 яшьтән узган.
– Күбесенең балалары читтә яши, андыйларга ярдәм итми булмый. Кемгәдер ярдәм итә алуыма сөенәм генә! Алга таба да кешеләргә кирәкле, файдалы булып яшәргә язсын! – ди Гөлшат.
Лилия Шәймиева фотосы
Нет комментариев