Ирек Кадамов районыбызга эш сәфәре белән килде
Яңалыклар

Ирек Кадамов районыбызга эш сәфәре белән килде

Генерал-майор яңартылган янгын сүндерү-коткару часте бинасын карады

Районыбызга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы, генерал-майор Ирек Кадамов эш сәфәре белән килде.

«Ирек Кадамов белән бергә капиталь ремонттан соң яңартылган янгын сүндерү-коткару часте бинасын карап чыктык. Шулай ук киләчәккә планнар һәм актуаль мәсьәләләр турында сөйләштек. Аннан тыш, кунагыбызга мемориаль комплексны күрсәттек»,- дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 


Нет комментариев