Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Тәмлетамак

Катлы пирог

Бүген күпләр өйдә пироглар пешерә. Сезгә лимон-әфлисун пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен бер кап акмай, ярты стакан сөт, бер аш калагы шикәр комы, бер чәй калагы коры чүпрә, бер чеметем тоз, 2-3 стакан он. 

Эчлек өчен берәр лимон һәм әфлисун, бер стакан шикәр комы алабыз.

Эшләү тәртибе: өй температурасында эретелгән акмайны он белән кушып болгатабыз. Икенче савытта җылымса сөткә шикәр комы, чүпрә, тоз салып, 5 минут чамасы тотабыз. Аннары ике массаны бергә кушып, камыр басабыз һәм бер сәгатькә суыткычка куябыз. Камырны дүрт өлешкә бүлеп җәябез, берсен – пирогның аскы өлешен зуррак итәбез.

Хәзер эчлек әзерләргә дә вакыт җитте. Лимон белән әфлисунны төшләреннән арындырып, иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм өч өлешкә бүләбез.

Пирогны, кат-кат итеп, камыр белән эчлекне чиратлаштырып ясыйбыз. Пирог өстенә берешәр аш кашыгы шикәр комы, акмай, онны  болгатып сибәргә була. Уртасында, һава чыгарга дип, кечкенә генә тишек тә калдырабыз. Пирог духовкада 40 минут чамасы пешә. Әлеге пирогны пешерүнең бер сере бар – духовканы пирогны тыккач кына кабызырга кирәк.

Тәмле булсын!

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев