«Август-Мөслим» аграрийлары кукуруз урып-җыюны төгәлләде!
Авыл хуҗалыгы

«Август-Мөслим» аграрийлары кукуруз урып-җыюны төгәлләде!

Быел силос өчен үстерелгән кукурузның уртача уңышы гектарыннан 44 тонна тәшкил иткән

Барлыгы 30 мең тоннадан артык силос массасы траншеяларга салынган.

Әлеге күләмне берьюлы ташу өчен нинди зур техника кирәклеген күз алдына китерү дә кызык: 30 мең тонна силосны поездга төяп чыгарга туры килсә, аның озынлыгы якынча 6 километр булыр иде!

Ә хәзер бу муллык «Уразмәт» товарлыклы-сөтчелек комплексының 2400 баш сыерына ел буена җитәчәк. Димәк, мөгезле «хезмәткәрләр» өчен кышкы меню әзер!

Кыскасы, терлек азыгы мул, савым сыерлары да канәгать булсын!

Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

 


Нет комментариев