ЙОЛДЫЗНАМӘ 19 - 25 февраль
КУЧКАР (21.03 - 20.04) Дүшәмбе көнне бик дәрәҗәле һәм йогынтылы кеше белән танышырсыз. Ачылып китүдән тартынмагыз, артыгын сөйләп ташлаудан курыкмагыз: теләкләрегезгә, һичшиксез, колак салачак ул.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Шат күңелле булу әйбәт анысы, әмма бу февраль көннәрендә җитдилек кирәк. Сезне эшлекле очрашулар, командировкалар көтә чөнки. Белеп торыгыз: үзегезне күрсәтергә туры киләчәк!
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) һәммә нәрсәгә тыныч мөнәсәбәттә булып калырга тырышыгыз. Нәрсәләрдер килеп чыкмаса, мәсьәләне хәл кылуны берникадәр вакытка кичектереп торыгыз. Гомумән, әлегә азрак эшләгез, күбрәк ял итегез.
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Хезмәт урынында үзегезне бик кирәкле кеше итеп сизә башларсыз. Сизү генә түгел, чынлап та шулай бу. Эшкә сәләтегез бик күпләрнең күзләрен кыздырырдай лабаса!
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Эшегездәге тоткарлыктан берникадәр югалып калырсыз. Әмма озакка түгел. Баш миләрен әйбәтрәк эшләтеп алгач, барысында бикяхшы аңларсыз. Бу беләсезме нәрсәгә китерергә мөмкин: көрәп акча алуга
КЫЗ (24.08 - 22.09) Сезгә хәзер : тыйнаклык аяк чала. Үзегезне иркенрәк, кыюрак тотсагыз, ни уйлаганыгызны әйтеп бирергә оялмасагыз, уңыш дигәнебез үзеннән-үзе кулыгызга килеп керәчәк.
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Ничек тә өстәмә акча эшләү чыганагы эзләп табу уе бу атнаның төп "баш авырту"ына әйләнер. Баю теләге аңлашыла, әмма чама хисен онытмыйсы, игътибарны финанс мәсьәләсеннән шәхси тормышка күчерәсе иде, дип киңәш бирә йолдызлар.
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Бу атна бик күп сюрпризлар бүләк итәргә тора. Иң мөһиме - югалып калмаска, килеп туган мөмкинлекләрнең берсен дә кулдан ычкындырмаска! Акчалы яңа эшнең шәйләнүе, матур бүләк, кызыклы һәм файдалы очрашу-боларның берсе генә дә булмый калмас бугай.
УКЧЫ (23.11 - 21.12) Эштәге бурычларны чикләвек ваткандай "чиртеп" кенә торырсыз. Әмма дүшәмбе көнне уй-фикерегезне кешегә белгертмичә, күләгәдә калырга тырышыгыз. Юкса кайбер хезмәттәшләрегез сезнең идеяне үзләренеке итәчәк.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) Кы-зыклырак эшчәнлек эзләү өчен бик шәп атна - сезгә инде күптән яңа биеклеккә чыгарга вакыт! Әмма таләпләр куюда чама хисен югалтып җибәрмәгез: дәрәҗәле вазыйфаны тәкъдим итәрләр анысы, тик эш бирүче белән үзара мөнәсәбәтләргә дә зыян китермисе иде.
СУКОЯР (21.01 -19.02) Бу атнада берникадәр уңайсызлыклар кичерерсез. Әмма артыгын борчылмагыз: эшнең сөенече генә түгел, көенече дә була шул. Бераз иҗадилык кирәк. Шулай икән, барысы да көйләнәчәк.
БАЛЫК (20.02 - 20.03) Бу февраль көннәре кызыклы һәм матур сюрпризлар бүләк итәр. Шулай да әлеге кышкы атнаның төп темасы - финанс өлкәсендәге хәлләрнең кинәт кенә яхшырып китүе. Америка тарафларыннан бай абыегыз кайтып төшмәс-төшүен, әмма бүләкләрдән качып котылып булмас...
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
Нет комментариев