Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Җылылык бирүнең сыйфаты түбән булса, фатирда яшәүчеләр кабат исәпләүне таләп итәргә хаклы

Моннан тыш, гражданнар коммуналь хезмәт күрсәтүчегә дәгъва хаты юллый ала

Әгәр өйгә җылылык бирмиләр яки аның сыйфаты түбән булса, хилафлыкны теркәргә һәм бу хакта телдән дә, язма рәвештә дә хәбәр итәргә кирәк. Моннан тыш, гражданнар коммуналь хезмәт күрсәтүчегә дәгъва хаты юллый ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.

 

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, җылыту сезоны башлану белән күпләр җылылык бирүдә өзеклекләр яки температураның билгеләнгән нормативларга туры килмәү проблемасы белән очраша. Хөкүмәт карары нигезендә, җылылык бөтен сезон дәвамында тәүлек буе бирелергә, ә тәнәфесләрнең рөхсәт ителгән вакыты катгый рәвештә чикләнергә тиеш.

Мәсәлән, тәнәфесләр аена барлыгы 24 сәгатьтән, торак бүлмәдә һава температурасы +12..+18 градус булса - 16 сәгатьтән, +10..+12 градус булса - 8 сәгатьтән, +8..+10 градус булса 4 сәгать артмаска тиеш.

Роспотребнадзорда искәртүләренчә, торак бүлмәләрдә температураның +18 градустан, ә почмак бүлмәләрдә +20 градустан да түбән булмавы шарт. Кыш аеруча салкын килгән районнарда бу күрсәткеч + 20 һәм +22 градуска кадәр арта.

Җылылык сыйфатсыз бирелгән очракта, әлеге хезмәт өчен түләү күләме түләүдән тулысынча азат ителүгә кадәр киметелергә мөмкин. Проблеманы теркәү өчен авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә, коммуналь хезмәт күрсәтүчегә гариза яки дәгъва хаты юлларга, шулай ук тикшерү турында акт төзүне таләп итәргә кирәк.

Әгәр идарәче компания бернинди дә чара күрмәсә, гражданнарга зыянны түләтү һәм әхлакый зыянны компенсацияләү өчен Дәүләт торак инспекциясенә яки судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев