Җылы октябрь – салкын кышка
Көчле һәм дәвамлы салкыннар – кышкы салкыннарга
Җылы октябрь – салкын кышка.
Көчле һәм дәвамлы салкыннар – кышкы салкыннарга.
Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.
Октябрь аенда кайсы числосында кар явачак, шул числода апрель аенда яз башланачак.
Беренче кар чын кышка кадәр кырык көн кала төшә.
Яфраклар тиз коелса, кыш – суык, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса, кыш кыска булачак.
Октябрь башында каенга карагыз – яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак.
Октябрь аенда күк күкрәү карсыз, кыска һәм җылы кышка ишарә.
Әгәр октябрьдә кар яуса, язын кырларда ул озак ятачак.
Октябрьдә кошлар җиргә түбән очса, иртә һәм салкын кышка.
Әгәр кыр казлары һәм торналар туган якларыннан китәргә ашыкмасалар, суыклар тиз генә булмаячак, кыш җылы һәм кыска булачак, әгәр алар ашыкмыйча югары очсалар, матур көз көтелә.
Октябрь аенда түгәрәк ай киләсе җәйнең коры булуына ишарә.
Октябрьдә җил көн буена төньяктан булса, кыш салкын килер, көньяктан булса, җылы булыр һәм киләсе елда ашлык уңар.
Карлыгач җылы якка иртә китсә, кыш суык һәм озак булыр.
Сигезенче октябрьдә тәүге кар юеш җиргә төшсә, эреми калачак, коры җиргә төшсә, тиз эреп бетәчәк.
Көзен каен һәм имән яфраклары берьюлы коелмаса, кыш салкын киләчәк.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев