Яшьләр юл кагыйдәләрен санламый
Узган атнада районда исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өч шофер тоткарланды.
Ел башыннан бу күрсәткеч 9га җиткән. Атнаның һәр җомгасында чит район һәм шәһәрләрдән килгән ДАИ хезмәткәрләре белән рейдлар үткәрелә. “Өлкән буыннан аермалы буларак, яшьләр юл кагыйдәләрен санламый. Бу атна башында гына машина тәрәзәсен тонировкалаган, иминлек каешын эләктермәгән өч шоферга административ беркетмә төзедек. Һава торышы тотрыксыз: көннәр бер җылыта, бер суыта. Мондый шартларда шоферлар да, җәяүлеләр дә сак булсын иде!” – ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев