Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр спорт ярата

Соңгы елларда яшьләр арасында велосипедта йөрүне кулай күрүчеләр арта. Әлеге спорт төренә игътибарны арттыру максатында ел саен велоузыш үткәрүнең дә уңай йогынтысы бардыр моңа.

Быел бу күркәм чара Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында оештырылды. Велоузышка старт бирелгәнче, барлык катнашучылар “Яшел фитнес” спорт проекты кысаларында зарядка ясады. “Мөслим йөрәге” скверыннан старт алган чарада 100дән артык мөслимле катнашты. Район үзәгендәге балалар бакчалары, мәктәпләр, үзәк хастахәнә коллективлары аеруча активлык күрсәтте. Велосипедчылар Мөслим урамнары буйлап “Кояшлы Ык” ял зонасына үтеп, 15 чакрым ара урады. Финишта аларны көчле алкышлар белән тере коридор каршы алды. ЮХИДИ хезмәткәрләре урамнарда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итте.Михайловка авылыннан килгән 66 яшьлек Әмин Сираҗетдинов, елдагыча, ике тәгәрмәчле “дустын” үзенчәлекле итеп бизәгән иде. – Мондый узышлар минем өчен бәйрәмгә тиң. Велосипедымда 6 мең чакрымга якын юл үттем. Җәлилдә, Әлмәттә узган велойөрешләрдә дә катнашырга туры килде, – ди ул.Узышта катнашучылар арасында төрле номинацияләр буенча иң-иңнәр билгеләнде. Мөслимнән 69 яшьлек Зәйтүнә Минһаҗева “Иң өлкән велосипедчы” булып танылды. “Иң кечкенә велосипедчы” исеме – Газизә Мирзаяновага (2,4 яшь), “Иң җитез велосипедчы” исеме Кирилл Чанга бирелде. 2019 елның “Велогаиләсе” исеме Фәхразиевлар (рәсемдә) гаиләсенә бирелде. Велосипедчылар массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе әзерләгән бүләкләргә лаек булды. 

 Раушан НИГЪМӘТУЛЛИН.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев