Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр ничек ял итә? 

“Яшьләр авылда калмый” дисәләр дә, җәйге ялларын егет-кызлар нигездә авылда үткәрә. Аңлашыла: әти-әниләренә, әби-бабаларына булышалардыр. Ә ял вакытларын яшьләр ничек үткәрә? Әлеге сорау белән без егет-кызларның үзләренә мөрәҗәгать иттек. 

Динар, 21 яшь: 
– Көндез – эштә, кичләрен дуслар белән очрашабыз, җыелу урыны – парковка. 1-2 сәгать сөйләшеп утырабыз, кайчак Яр Чаллыга барып кайтабыз. Анда дискотекага бара идек. Пандемиягә кадәр кинога кердек. Мөслимдә Ык буена төшәбез, велосипедта йөрибез. Ял көннәрендә балыкка төшәбез, шашлык пешерәбез. 
Марсель, 35 яшь: 
– Авылда нишлисең инде, дуслар белән очрашып, сөйләшеп утырабыз, я булмаса, өйдә телевизор карыйбыз, интернетта утырабыз. Ялларда берәр шәһәргә барып кайтырга була. Анда барыр урыннар күбрәк. 
Айгөл, 18 яшь: 
– Коронавирус таралганчы кафеда утыра идек. Хәзер, дуслар чыкса, урамда йөрибез. Өйдә булсам, сериаллар карыйм, нәрсә дә булса эшләгән булам. Элек “Мизгел” яшьләр үзәгендә дискотекалар була иде, хәзер алар да юк. Сентябрь җиткәнен көтәм. Шәһәрдә барыр җир, күңел ачардай урыннар күбрәк. 
Динар, 22 яшь: 
– Авылда күңелсез шул, пандемия булгач – бигрәк тә. Үз күңелебезне үзебез күрергә тырышабыз. Яшьләр, җыелып, дискотекалар оештырабыз, авылларга йөрибез. Авылларда яшьләр күбрәк һәм күңеллерәк. Әмәкәйдә, Карамалыда кеше күп. Мөслимдә кеше саны кимеде, элек күбрәк иде. Хәзер бит яшьләргә җыелыр урыннар да күбрәк, парк-скверлар саны артты, бәлки, шуңа кеше аз кебек тоеладыр. Гадәттә, дуслар белән сөйләшеп утырабыз. Атнага бер булса да, шашлык я купаты пешереп, сыйланабыз. Яшьләр өчен төнлә дә эшләрлек берәр кафе ачсыннар иде. 
Ләйсән, 27 яшь: 
– Шәһәр кешесе ял көннәрендә бакчага бара, ә авыл кешесенең бөтен җәе бакчада үтә бугай. Ялларда мин сәүдә үзәкләрендә йөрергә яратам. Кызым белән кафега барабыз, паркка велосипедта йөрергә чыгабыз, һава сулыйбыз. Кич, гадәттә, кино карыйм, яхшы фильмнар яратам. 
Регина, 17 яшь: 
– Көн саен кич чыгабыз. Машинада йөрибез, җырлар тыңлыйбыз. Күрше-тирә авылларга барабыз, анда күңеллерәк. Яңа кешеләр белән танышам, яңа дуслар табам. Аралашу – үзе рәхәт! Кышын салкын менә, ә барыр урын юк. Әле, көннәр суытса да, җәй дәвам итә. Каникулның соңгы көннәре. Вакытны әти-әни янында рәхәт итеп үткәреп калырга тырышабыз. 

Яшьләр белән Римма Афзалова аралашты

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев