“Яшел ут-2022” бәйгесе узды
16 февральдә Мөслимдә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча “Яшел ут-2022” бәйгесе узды.
Мөслимдә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча “Кояшкай” балалар бакчасында “Яшел ут-2022” бәйгесе узды. Бәйге “Иң яхшы тәрбияче” һәм “Иң яхшы балалар бакчасы” номинацияләрендә бәяләнде. Конкурсның нигезләмәсе буенча балалар бакчалары коллективлары һәм аерым тәрбиячеләр бәйгегә альбом-материаллар туплап алып килде.
Бәйгедә 10 балалар бакчасы һәм 11 тәрбияченең эше каралды.Тәрбиячеләр балалар белән дәрес фрагментлары күрсәтте. Дәресләр барышында конкурсантларның балаларда кызыксындыру уятыу, бирелгэн материалларның оригинальлеге югары бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев