Ярминкә гөрләде
Биредә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш кирәк-яраклары һәм кием-салым тәкъдим ителде.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәгенең Банк урамында ярминкә оештырылды. Биредә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш кирәк-яраклары һәм кием-салым тәкъдим ителде. Читтән килүче эшмәкәрләр дә сату итте. Ярминкәгә күрше районнардан да сатып алучылар килгән иде. Бүгенге чарада халык тансык ризык – ат ите дә сатып алды. “Фаиза” кооперативы ярминкәгә килүчеләрне кайнар коймак һәм җылы чәй белән сыйлады.
Нет комментариев