Яраклылык вакыты чыккан
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына төрле мөрәҗәгатьләр килә.
Уяу райондашларыбыз “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Тойгелде авылындагы бер кибеттә тиешле документлары булмаган алкоголь продукциясен сату турында яза.
– Бу уңайдан без контроль чаралар үткәрдек, – ди республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алина Виноградова.
Аның сүзләренчә, тикшерү вакытында кибеттә документлары булмаган алкоголь продукциясен (сыраны) сату факты расланмаган, ә менә сатуда яраклылык вакыты чыккан сыра булган. Ике литр ярым шундый сыра сатудан алынган. Хокук бозу факты буенча җаваплы затка карата административ беркетмә төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев