Гимназиялеләр - иң тату сыйныф!
Яңалыклар

Гимназиялеләр - иң тату сыйныф!

Яр Чаллы шәһәрең мәдәният сараенда "Тату класс серләре" конкурсының республика туры узды.

 Биредә финалга узган 27 команда көч сынашты. Мөслим гимназиясенең 7Б сыйныфы (класс җитәкчесе - Гөлшат Мөхәмәтҗанова) укучылары әлеге конкурста беренче унлыкка кереп, призёр булды. Шуңа өстәп махсус бүләккә дә лаек булды. Әлеге бүләк 27 команда арасыннан мөслимлеләргә генә эләкте. Райондашларыбызга кыйммәтле бүләкләр, бөтен сыйныф укучыларына "Ривьера" күнел ачу комплексына һәм курчак театрына билетлар бирелде. Җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да унышлар телибез! Гимназиялеләр - иң тату сыйныф!!!


Нет комментариев