Янгын уяулык сорый
Яңалыклар

Янгын уяулык сорый

Бакча урамында шәхси хуҗалыкта төнлә белән мунчага ут каба.

Салауз Мухан авылында 7 февраль көнне янгын булды. Бакча урамында шәхси хуҗалыкта төнлә белән мунчага ут каба. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәпле килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә мунчага шактый зыян килде. Бу – ел башыннан беренче янгын очрагы. Халыктан уяу булуларын сорыйбыз. Аеруча утын белән җылыта торган мунчаларны, электр хуҗалыгы төзеклеген даими күз уңында тотыгыз”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Ренат идиятуллин.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев