Ялган хәбәрләр
Республикада төрле алдашу очраклары арта, шул исәптән кәрәзле телефоннарга хәбәрләр җибәреп тә. Хатын-кыз тавышы бик ышанычлы рәвештә пенсионерларга 720 сум күләмендә түләү булырга тиешлеге хакында хәбәр итә.
Республикада төрле алдашу очраклары арта, шул исәптән кәрәзле телефоннарга хәбәрләр җибәреп тә. Хатын-кыз тавышы бик ышанычлы рәвештә пенсионерларга 720 сум күләмендә түләү булырга тиешлеге хакында хәбәр итә. Һәм аны алу өчен 1 ноябрьгә кадәр пенсия бүлегенә гариза язарга кирәклеге турында әйтә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия бүлеге кисәтә: пенсионерпларга бернинди өстәмә түләүләр дә көтелми. Бу хәбәрне мошенниклар тарата!
Исегезгә төшерәбез: агымдагы елда гражданнарның пенсияләре тулы күләмдә индексацияләнде, шул сәбәпле быел өстәмә түләүләр өчен нигез юк.
Барлык шикле очракларда да (843) 27-9-27-27 телефоны аша республика буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итегез.
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев