Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыздан  – шигъри күчтәнәч

Якташыбыздан  – шигъри күчтәнәч

Мин – Галимова-Шәйдуллина Рузалия Сираҗи кызы – тумышым белән Үрәзмәт-Чишмә авылыннан. Бүгенге көндә Казанда яшим. Шигырьләрне кечкенәдән язсам да, беркая да җибәргәнем, бастырганым булмады. “Авыл утлары” газетасына шигырьләремне юллап карамакчы булдым. Алар дөнья күрсә, якташларыма шигъри сәламем булып ирешер иде.

 

Сагындыра 
Балачаклар искә төшә – 
Язамын әле тагын. 
Һаман да исемдә, авылым, 
Һәр тыкрык, һәр урамың. 
Бер ваемсыз балачагым 
Калды бит минем анда. 
Кире кайтмасын да беләм, 
Юксындыра шулай да. 
Туган авылым бетте инде – 
Авылдашлар таралды. 
Авыл урманга әйләнде, 
Урамнары караңгы. 
Их, кайтарасы иде бит 
Элеккеге чагына. 
Атлар, авыл көтүләре 
Кайтсын иде тагын да... 
Бала-чага шавы белән 
Урамнар тулса иде. 
Мәктәп, клублар – һәммәсе 
Гөр килеп торса иде! 

Гомерләр үтә икән 
Чәчләргә көмешләр сибеп, 
Гомерләр үтә икән. 
Күңел картаюны белми, 
Нәрсәдер көтә икән. 
Яшь, тәҗрибә, акыл арта, 
Ә яшьлек китә икән. 
Яшь чактагы җиңеллекләр, 
Җитезлек бетә икән. 
Кайгы-хәсрәткә түзәргә 
Сабырлык җитә икән. 
Елый-елый, көлә-көлә 
Гомерләр үтә икән. 

Матур парлар 
Тәрәзәдән урам күзәткәндә, 
Күзем төште чыршы-наратка. 
Бер-берсенә матур парлар алар, 
Сокланудан туймыйм карап та. 
Берсе – егет, берсе – кыз, 
Гүя кочаклашып басканнар. 
Ботаклары – гүя җылы кочак, 
Бер-берсенә сыенышканнар. 
Чыршы кигән озын 
матур күлмәк, 
Махсус теккән кебек ефәктән. 
Нәфис сынын бизи, бик килешле, 
Итәк-җиңе – бала итәктән. 
Наратына карап сокланамын, 
Бөдрә чәче бик тә килешә. 
Кәүсәләре шундый чиста-пөхтә, 
Ошап тора ыспай егеткә. 
Берсен-берсе ничә еллар буе 
Саклый алар җилдән, бураннан. 
Сокланмыйча үтә алмый кебек 
Йөргән кеше шушы урамнан. 

Кыш 
Кышларның бар үзгә, 
сихри яме – 
Күбәләктәй очып карлар ява... 
Дөнья әкияти ап-ак мамык – 
Өйгә керәсе дә килми, 
рәхәт һава! 
Кышларның да була бик зәһәре, 
Очкан җирдән кошлар 
өшеп төшә. 
Бураннары, салкыннары белән 
Бар җиһанны сыный ул үзенчә. 
Кыш тылсымга ия. Тәрәзләргә 
Ясый хыял җитмәс гүзәл бизәк. 
Тәндә куәт арта, керсәң әгәр, 
Тирләп пешеп, тышта 
карлар көрәп. 
Шаяра да, буран тынып тора 
Карлар өйгәч тигез урамнарга. 
Кышлар усал, тик 
куркыныч түгел 
Үз учагы, йорты булганнарга. 

Рузалия Галимова-Шәйдуллина. 
Үрәзмәт-Чишмә – Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев