Умырткалык – яшәү баганасы
Бу турыда табиб-терапевт Алсу Таишева белән әнгәмә алып бардык
Умыртка баганасы авырулары — бүгенге көн проблемасы
Статистика буенча, халыкның 80 проценты умыртка баганасы зарарланудан интегә. Соңгы елларда бу авыру белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арта, диләр табиблар. Элек умырткалыктагы бүсер өлкәннәр авыруы дип саналса, хәзер ул яшьләрдә дә еш күзәтелә башлаган. Күпләрнең гомерлек юлдашына әверелгән бу чир белән ничек көрәшергә? Аны булдырмас өчен ничек сакланырга соң?
Барлык авыртулар да умыртка баганасыннан килә
Район үзәк хастаханәсе баш табибының клиника-эксперт эшләре буенча урынбасары, табиб-терапевт Алсу Таишева билгеләп үткәнчә, районда да умыртка баганасы авыруы белән зарарланучылар саны байтак икән. Борынгы кытайлылар: "Барлык авыртулар да умыртка баганасыннан килә", – дигән фикерне җиткергән. Умыртка баганасына зыян килә икән, баш әйләнү барлыкка килә, кан басымы күтәрелә.
Умыртка зарарлануының төп сәбәпләре
Моннан тыш кул сызлый, ашказаны, йөрәк авырта башлый. Шуңа күрә дә кайбер очракларда авыручылар умыртка баганасы белән бәйле авыруларны йөрәк авыруы дип тә уйлый. Мәсәлән, умыртканың муен өлешендәге сөяге чыккан булса, кеше көчле баш авыртудан интегә, сулыш алуы авырлаша. Авырту кулларга да китә, бармаклар ойый башлый. Болар – умыртканың муен өлешендәге тайпылышлардан килеп чыккан авырулар. Умыртка баганасы зарарлануының төп сәбәбе – организмга кальций җитмәү.
Аз хәрәкәтләнү һәм дөрес утырмау — сәбәпчеләр
Шулай ук аз хәрәкәтләнү, дөрес утырмау да, умыртканың кәкрәю-бөгелүенә китерә. Умырткалыктагы 34 умыртканың һәрберсе организмның аерым бер органы белән тоташкан һәм аларның күчүе күптөрле чирләр барлыкка килүгә сәбәпче булып тора, – диде табибә. Табиблар ассызыклаганча, остеохондроз офис, банк хезмәткәрләре кебек көн буе утырып эшләүчеләр арасында күбрәк очрый. Авыр әйбер күтәреп эшләүче, йөк бушатучы, эретеп ябыштыручылар да бу чир белән еш авырыйлар.
Остеохондроз билгеләре һәм яшьләрдә таралуы
Остеохондроз вакытында буыннар сызлый. Умырткалык тирәсендә авырлык сизелә. Бу урында чәнчү, ою кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Остеохондроз вакытында гади генә эш башкарганда да арка авырта башларга мөмкин. Мисал өчен, хатын-кыз хәтта ашарга пешергән вакытта да уңайсызлык сизә ала. Бу вакытта еш кына буй-сынга да зыян килә. Кеше йөргәндә дөрес итеп түгел, ә үзенә уңайлы поза сайлап атлый башлый. Шуның аркасында умыртка баганасы кәкрәя. Югарыда билгеләп үткәнчә, умыртка баганасы авыруы хәзер хәтта 15-16 яшьлек балаларда да очрый, чөнки балалар аз хәрәкәтләнә.
Балаларда авыруның яшәрү сәбәпләре
Чир яшәрүнең төп сәбәбе шуннан гыйбарәт ди Алсу Таишева. – Бүген укучыларның, балаларның күп вакыты утыру белән бәйле. Өйгә кайткач та алар аз хәрәкәтләнәләр, гаджетларга текәлеп утыруны кулайрак күрәләр. Шулай ук хәтта физкультура дәресләренә хәзер күп балалар йөрми, теге яисә бу сәбәп белән табибтан белешмә алалар. Ә бит укытучы дәрестә һәр баланың көченнән килгән кадәр генә хәрәкәтләр һәм күнегүләр ясата. Шуңа да бүген балалар арасында яссытабанлылык, умыртка баганасы кәкрәю кебек авырулар еш очрый.
Профилактика: хәрәкәт һәм физик күнегүләр
Әлбәттә, һәр авыруны дәвалар алдыннан аның нәрсәдән килеп чыгуын ачыклау мөһим, – ди А.Таишева. Умыртка баганасы авырулары килеп чыгуның да сәбәпләре төрле. – Умыртка баганасы авыруларына дучар булмас өчен, һәрвакыт хәрәкәттә булырга, физик күнегүләр, гимнастика эшләргә кирәк. Хезмәт урыныгызда күп вакытыгызны утырып үткәрәсез икән, мондый күнегүләрне хезмәттән бүленеп тә ясап алырга кирәк. Шулай ук йөзү дә умыртка баганасы авыруларын кисәтүдә яхшы чара булып тора.
Бүсер (грыжа) һәм аны дәвалау ысуллары
Умырткалар арасындагы бүсер – остеохондрозның бер бүләге. Ул умырткалар арасында урнашкан дискның чыгып торуыннан гыйбарәт. Бүсер гадәттә умырткалыкка авырлык китерү, имгәнү, сеңерләр тартылу аркасында килеп чыга. Организмның матдәләр алмашы бозылу, инфекцияле авырулар, умыртка баганасының кәкрелеге (сколиоз) аркасында да барлыкка килергә мөмкин. Умыртка баганасы авыруларын, остеохондрозны – авыртуны баса торган препаратлар, ялкынсынуга каршы физиотерапия, магнит, рефлекс терапиясе ярдәмендә дәвалыйлар. Арка авыртканда – махсус корсет, ә баш һәм муен авыртканда, Шнац якасы киеп йөрергә киңәш ителә, – диде табибә.
Көндәлек режим һәм физик активлык кирәклеге
Умыртка баганасы белән бәйле авырулардан да бары тик сакланып кына кисәтеп була. Иң элек һәркемгә дә көндәлек режимны көйләргә киңәш итәләр табиблар. Көн саен 8-9 сәгать утырып эшләгән кеше шимбә, ял көннәрендә генә әллә нәрсә эшли алмый. Бу вакытка инде организм талчыккан, буыннар каткан була. Шуңа күрә гәүдәне физик эшкә, физик күнегүләргә алдан ук әзерләргә кирәк. Авыр физик эш башкарганда, күнегүләр ясаганда билгә корсет киеп кую да файдалы.
Туклану тәкъдимнәре: кальций һәм микроэлементлар
Умыртка баганасы белән бәйле авырулар күзәтелгәндә, бодай, арыш, карабодай, ясмык, көнбагыш шытымнары бик файдалы була. Аларны салатларга кушып ашарга кирәк. Ризыкларның фосфор, кальций, магний, калийга бай булганын сайларга тырышыгыз. Әлеге матдәләр майлы эремчек, кәбестә, кишер, әстерхан чикләвеге, ногыт борчагы, дөге, борчак, чөгендер, урман чикләвегендә бар. Шулай ук ешрак сөт эчәргә, эремчек, сырлар ашарга киңәш ителә. Исегездә тотыгыз: организмга 50 яшькә кадәр көн саен 1000 миллиграмм, аннан соң 1200 миллиграммнан күбрәк кальций кирәк.
Зыянлы гадәтләр һәм йомгаклау
Тәмәке тарту, бөкерәеп йөрү, бик еш кофе куллану, телефонга һәм гаджетларга артык бәйлелек, биек үкчәле аяк киемнәрен кию дә умыртка баганасы авырулары килеп чыгуны тизләтә генә, – ди Алсу Таишева. Авырулар хакындагы язмаларның барсын да укып баручылар билгеле бер фикергә килә ала: нинди дә булса авыруны үзеңдә булдырмас өчен, үзеңә көрәшергә, алдыңа куйган максатларга ирешергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт һәм физик күнегүләрне яратырга, дөрес туклану кагыйдәләрен булдырырга кирәк. Бары шул вакытта гына без сәламәт була алабыз. Теге яисә бу авырулар да безне читләтеп үтәр! Сәламәт булыйк!
Нет комментариев