Михайловкада кошчылык фермасы эшчәнлеген яңадан башларга планлаштыралар
Биредә берьюлы 200 мең башка кадәр кош асрау күздә тотыла
Михайловка авыл җирлегенә яңа инвестор килде. Банкротлыкка чыккан кошчылык фермасын «Чайка» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Мирзагосман улы сатып алган.
Ферма эшчәнлеге тукталганнан соң, җитештерү куәтләрен һәм эш урыннарын саклап калу, җиһазлар белән биналарның өлешләп сатылуына юл куймау мәсьәләсе килеп туган.
Хәзерге вакытта инвестор ферма комплексын заманча технологик таләпләргә туры китерү максатыннан яңарту эшләре алып бара.
Ферманы 2027 елның февралендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Биредә берьюлы 200 мең башка кадәр кош асрау күздә тотыла.
Проектны гамәлгә ашыру җитештерүне яңадан башларга, эш урыннарын саклап калырга һәм авыл җирлегенең икътисади үсешенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Нет комментариев