Мөслим поликлиникасы участок терапевты – авыл җирлегендә универсаль белгеч
Гүзәл Хаҗиева – олы йөрәкле табибларның берсе
Авыл табибы – универсаль белгеч
– Моннан сигез ел элек Казан дәүләт медицина университетының “Дәвалау эше” факультетын тәмамлап Мөслим поликлиникасына эшкә кайттым. Үз эшемне бик яратып башкарам. Диагноз кую гына түгел, ә пациентка әхлакый яктан ярдәм итәргә, барысын да гади телдә аңлатырга, кайчакта мәгълүмат җитмәү аркасында килеп чыга торган сорауларга җавап бирергә кирәк. Минемчә, участок терапевты ул универсаль белгеч булырга тиеш: диагнозны ачыклаучы да, консультант та, катлаулы хәлдә ярдәмгә килергә әзер кеше дә. Заманча медицина даими үсеш таләп итә. Үзлегемнән белемемне күтәрү өстендә эшлим, медицинага кагылышлы китапларны укырга, бу өлкәдәге яңалыклар белән танышып барырга яратам, – ди табиб.
Нәселдән килгән һөнәр
– Мәктәпне тәмамлагач, мин башка һөнәр сайлау турында уйламадым да. Укырга керергә мәктәп елларында ук әзерләнә башладым. “Дәвалау эше” юнәлеше буенча диплом алдым. Биредә уку кыен булса да, бик кызыклы иде, бигрәк тә өлкән курсларда. Практиканы Сарман районы хастаханәсендә уздым, монда яхшы тәҗрибә тупладым, – ди Гүзәл Хаҗиева.
Халык ышанычы һәм хезмәттәшләр бәясе
Участок терапевты халык белән аңлашып эшли. Сигез ел эчендә ул мөслимлеләрнең ышанычын һәм мәхәббәтен яулады.
– Гүзәл Хәмитовна даими рәвештә квалификация күтәрү курслары уза. Бүген ул тәҗрибәле һәм сизгер доктор статусына ия. Чөнки ул үз пациентларын тыңлый һәм ишетә белә. Ә бу – табиб өчен иң мөһим сыйфат. Табиб белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып, кискен ситуацияләрдә карарларны тиз кабул итә белергә тиеш. Кешенең киләчәк язмышы кайчак бу карарларның дөреслегенә бәйле бит! Үзе дә һөнәр сайлавында бер генә минут та шикләнмәде. Аның әнисе шәфкать туташы булган, аның олы апасы да медицина юлыннан киткән, – ди район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.
Терапевтның катлаулы хезмәте
Нет комментариев